Приволжск балалар бакчасы яңара
Яңа ел каникуллары тәмамлангач ук, "Сувар Б" коллективы Приволжск поселогының балалар бакчасы бинасын ремонтларга кереште. Капиталь ремонт махсус республика программасы кысаларында башкарыла.
Объектта шактый эшләр башкарып чыгарга кирәк. Хәзерге вакытта иске түбәне инде сүткәннәр, яңа бәпкәләр куйганнар. Тиздән аркылы такталар сугып, профнастил белән капларга җыеналар. Аннары чорманы пар изоляциясен җиһазлап һәм цемент белән катырып, җылытырга кирәк булачак. Бинаның эчендә исә кайбер бүлмәләрне үзгәртеп кору, керамик плитка һәм линолеум белән яңа идәннәр ясау, диварлар һәм түшәмнәрне гипсокартон белән тышлап, буяп чыгу күздә тотыла. Шулай ук иске агач тәрәзәләрне заманча пластик тәрәзәләргә алыштырырга, яңа бүлмә ишекләре һәм тышкы ишекләр куярга кирәк. Шулай итеп, бина танып булмаслык итеп үзгәрәчәк һәм бакчага килгән нәниләр дә, анда эшләүче хезмәткәрләр дә үзләрен уңайлы хис итсен өчен төзүчеләр бар тырышлыгын куялар.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев