Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Педагоглар алдына яңа бурычлар куелды

Шәһәрдәге беренче урта мәктәптә узган отчет җыелышында коллективның 2019 елда башкарган эшенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә яңа планнар билгеләделәр.

Владимир КОРНИЛОВ

Чарада Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы министры Фәнил Әһлиуллин, район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, башкарма комитет вәкилләре, учреждениеләр белгечләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар белем бирү учреждениесе, аерым алганда, класслар, ашханәне, спорт залын, башка бүлмәләрне карадылар, мәктәптә эшләп килә торган өч музейда булдылар. Алар укучылар һәм педагоглар белән аралаштылар, барысына да киләчәктә зур уңышлар теләделәр.
Актлар залында узган җыелышта мәктәп директоры Евгений Марянин чыгыш ясады.
Педагоглар һәм мәктәп алдында укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен кирәк булган бөтен мөмкинлекләрне тудыру, балаларның сәламәтлеген ныгыту, укыту процессын тормышка ашыру белән бәйле булган башка мөһим мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора, диде ул. Евгений Александрович белем бирү учреждениесендә ел дәвамында башкарылган эшләргә аерым тукталды. Педагоглар һәм укучылар район, республика һәм ил күләмендә уздырыла торган конкурс, олимпиада һәм форумнарда теләп катнашалар. Шунысын әйтергә кирәк, мәктәп вәкилләренең әле моңарчы бер дә сынатканнары юк, һәрвакыт әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
Евгений Александрович узган ел дүрт кешенең мәктәпне медальләргә тәмамлаулары турында горурланып билгеләп үтте. Район буенча, медаль алган укучылар саны 8гә җитә. Димәк, районда мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның 50 процентын Болгардагы 1нче урта мәктәпне бетерүчеләр тәшкил итә. Бу саннар артында укучылар һәм аларның остазларының уртак олы хезмәте ята. Педагоглар ирешелгән нәтиҗәләр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, үз алларына яңадан-яңа максатлар куялар, максатчан программалар эшлиләр, балаларга белем һәм тәрбия бирүнең отышлы юлларын эзлиләр.
Докладта шулай ук класстан тыш эшләр, мәктәп думасы, укучыларны ашату белән бәйле мәсьәләләр дә телгә алынды. Директор укучыларның мәктәп бакчасында төрле яшелчә һәм җиләк-җимешне тырышып үстерүләрен дә билгеләп үтте. Гомумән, мәктәп ашханәсен кирәкле азык-төлек белән тәэмин итүдә укучыларның роле бик зур.
Евгений Александрович белем бирү учреждениесен борчыган кайбер проблемалар турында да әйтеп үтте. Мәсәлән, мәктәп ашханәсе һәм кухняны зурайтырга кирәк. Бу хакта бинаны төзеп файдалануга тапшырган елдан бирле хыялланалар. Спорт залын ремонтлап, тагын да иркен, заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртәсе бар.
Аннары җыелышта катнашучылар алдында Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады. Министр республиканың социаль-иктисадый үсеше, гамәлдә булган социаль программалар белән таныштырып үтте. Үзенең чыгышында ул шулай ук быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу, Бөтенроссия халык санын алу һәм башка колачлы чаралар уздырылу уңаеннан зур күләмдәге оештыру эшләрен башкарып чыгарга туры киләчәген ассызыклап үтте.
Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов узган ел районда башкарылган эшләр турында сөйләде, агропромышленность тармагындагы хәлләрнең торышына тукталды, киләчәккә билгеләнгән планнарны атап үтте. Районда авыл хуҗалыгы белән бергә, шулай ук туризм, эшмәкәрлекне, сәламәтлек саклау тармагындагы кичектергесез проблемаларны хәл итәргә кирәк. Форсаттан файдаланып, район башлыгы мәктәпкә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдә бирде. Әлбәттә инде, киләчәктә балаларга белем һәм тәрбия бирүне тагын да яхшырту, аларны илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерү өчен педагогларны булган бөтен мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланырга чакырды.
Мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Елена Башкировага тантаналы шартларда район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шул ук көнне отчет җыелышлары Полянка авыл җирлегендә һәм 132нче янгын сүндерү-коткару частендә дә үтте.
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев