Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пар күгәрченнәр кебек...

Арабызда сугыш чоры кыенлыкларын кичергән кешеләр аз түгел. Аларның ул еллар турында сөйләгәннәрен тыңлап торасың да, ничек барысына да түзделәр, кайдан көч, сабырлык алдылар икән, дип гаҗәпләнеп куясың. Ямбакты авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мансур ага Җиһаншинның да тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Шушы көннәрдә генә ул туксан яшьлек юбилеен билгеләп...

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Ул зур, тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә туган. Сугышка кадәр Ямбакты мәктәбендә укыган, өлкәннәргә булышкан, авыл малайлары белән бергә көтү көткән, су коенган, бергәләшеп күңелле уеннар оештырганнар. Балачакта ул һәркемнең шулай. Әмма сугыш чоры балалары бик яшьли эш арбасына җигелгән, хезмәт тәмен иртә татып үскән. Нишләтәсең, күрәчәгеңә язылган булса, аннан беркая да китә алмыйсың. Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килмәсә дә, ул елларда тылда фронттагыдан ким булмагандыр, шәт.
Мансур Хәсәнша улы 1942 елда ундүрт яшен тутыргач, колхозда җиң сызганып эшли башлаган. Иртәдән кичкә кадәр арып бетә идек, дип искә ала ул. Ирләрнең барысы да диярлек фронтта, хуҗалыкта кешеләр җитешми. Аеруча язгы чәчү вакытында, игеннәрне урып-җыйганда берәү дә вакыт белән исәпләшеп тормаган. Авылларда техника бөтенләй юк, бөтен эшне бары тик кул көче белән генә башкарырга кирәк. Берәүгә дә җиңел булмаган. Әмма Мансур сынатмаган, Җиңүгә үзеннән өлеш кертү өчен тырышкан.
Һәр авыл малае кебек, Мансур да кече яшьтән техникага тартылган. Гади авыл эшчесеннән танылган комбайнчы дәрәҗәсенә күтәрелә ул. Алабугадагы механизацияләү мәктәбен гел яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егет җиткерелгән смена заданиесен күпкә арттырып үти, еллык нәтиҗәсе дә башка механизаторларныкыннан югары була. Югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешү белән бергә ул ягулык-майлау материалларын янга калдыра. Бусы да күп нәрсә турында сөйли. Техниканы ремонтлаганда кайбер детальләрне үз кулы белән яңарта, ягъни реставрацияли.
Мансур Хәсәнша улының тырышлыгы, намуслы хезмәте җитмешенче еллар азагында дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнә. Югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен ул Октябрь революциясе ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Уңган механизаторның гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Мансур авылдагы күп балалы гаиләдә үскән Әлфирә исемле кыз белән таныша һәм илленче еллар уртасында гаилә корып яши башлыйлар. Гаиләдә бер-бер артлы Фәрит һәм Фәрхәт исемле уллары, кызлары Фәридә туа. Эшкә һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, балаларының ничек үсеп җитүен дә сизми калалар. Бүген Фәрхәт белән Фәридә Казанда яшиләр, Фәрит исә туган авылында калган. Туып-үскән нигез белән янәшәдә үзенә йорт төзеп кергән. Киленнәре Рафия бик уңган, кулыннан килмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Мансур Хәсәнша улы белән Әлфирә Зәки кызының кулга-кул тотынып, тормыш сукмагыннан бергә атлый башлауларына инде алтмыш елдан артып киткән. Бу еллар эчендә шатлыгын да, кыенлыкларны да бергәләшеп кичергәннәр. Тормыш йөген бертигез дәрәҗәдә тарткан, бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшәгән гаиләнең нигезе нык була ,диләр. Җиһаншиннар гаиләсен дә әнә шулар рәтенә кертергә мөмкин. Әле тагын озак еллар пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәргә язсын иде сезгә, Мансур абый белән Әлфирә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев