Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мул уңышка нигез салалар

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары җиң сызганып кыр эшләренә кереште. Дөрес, һава торышының кисәк үзгәрүе механизаторларга нык комачаулый, эш темпларын сизелерлек киметә. Әмма игенчеләрнең сынатырга исәбе юк.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Хуҗалыкта һәр елдагыча язны зур өметләр белән каршылыйлар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки елның нәкъ шушы фасылында киләсе уңышка нигез салына. Әмма язның гадәттәгедән соңрак килүе игенчеләрнең эш планына байтак төзәтмәләр кертә. Узган ел, мәсәлән, хуҗалыкта бу вакытта агрочараларның күпчелек өлешен инде тәмамланган булган. Быел исә үзегез күреп торасыз, карлы-бозлы яңгыр ява, салкын җил исә. Хак булса, синоптиклар апрель азакларына кадәр шундый һава торышы торачак, диләр.
- Бер караганда, соңлап килгән язның файдасы күбрәк тә әле, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Быел, мәсәлән, туфракта дым запасы күп, бу исә бөртеклеләрнең уңышын күтәрүдә нәтиҗәле роль уйнарга тиеш. Бездә бу юнәлештә башка чаралар да күрелә...
Бу язда хуҗалык механизаторлары алдына 1300 гектарда эш башкару бурычы куелган. Биредә әле яңа гына 200 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басуын тырмалап чыкканнар. Бу эшне ел саен Алексей Шмагинга ышанып тапшыралар. Тәҗрибәле механизатор үзенең МТЗ-1221 тракторыннан нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Александр Пигалевның да бурычы җаваплы - 220 гектардагы көзге бодайны минераль ашлама белән тукландырырга тиеш. Шунысын әйтергә кирәк, технология таләпләрен төгәл үтәгәндә, бу культура һава торышы начар килгән елларда да әйбәт уңыш биреп куандыра. Игеннәрне тукландырганда һәр гектарга йөз килограмм исәбеннән ашлама кертеләчәк. Хуҗалыкта җир "сыен" кирәк кадәр күләмдә туплаганнар һәм ул башка культураларны чәчкәндә дә актив кулланылачак.
Кыр эшләрен уздыруга бәйле булган мәсьәләләрнең барысы хакында да коллективта уртага салып сөйләшкәннәр. Хуҗалыктагы барлык техника төзек хәлдә, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын узган елның көзендә үк әзерләп куйганнар. 100 тонна күләмендәге чәчүлек орлык тулысынча агулы матдә белән эшкәртелгән, ягулык-майлау материалларын да алдан әзерләгәннәр.
Чәчү кампаниясендә катнашачак механизаторларны ашату мәсьәләсе дә уңай хәл ителгән. Хуҗалыкта әле күптән түгел генә яңа ашханәне төзеп бетергәннәр. Биредә барлык шартлар да тудырылган. Бинада шулай ук хуҗалык конторасы, кечерәк кунакханә һәм юыну бүлмәсе дә урнашкан. Боларның барысы да эшчеләр өчен эшләнгән.
- Узган ел һәр гектардан 25әр центнер бөртек җыеп алдык, - ди Сергей Николаевич. - Быел да мул уңышка өметләнәбез, чөнки хуҗалыкның һәм коллективта эшләүче һәр кешенең киләчәге куйган хезмәтнең ахыр нәтиҗәсенә бәйле булачак. Механизаторлар үзләре дә моны яхшы аңлый. Шуңа күрә Ржавец басуларында мул уңыш үстерү өчен көчләрен кызганмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев