Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мәктәптә капиталь ремонт бара

Узган ел көз көне республиканың максатчан программасы кысаларында Болгардагы физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатта капиталь төзекләндерү эшләре башланган иде. Төзекләндерү эшләрен алып баручы Казанның "Арида" оешмасына җирле белгечләр дә ярдәм итә. Эшләрне тулысынча башкарып чыгу өчен 42 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Инде беренче нәтиҗә-ләр дә күренә....

Узган ел көз көне республиканың максатчан программасы кысаларында Болгардагы физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатта капиталь төзекләндерү эшләре башланган иде.
Төзекләндерү эшләрен алып баручы Казанның "Арида" оешмасына җирле белгечләр дә ярдәм итә. Эшләрне тулысынча башкарып чыгу өчен 42 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Инде беренче нәтиҗә-ләр дә күренә. Аеруча мәктәпнең тышкы ягы ерактан ук игътибарны җәлеп итә: укыту биналары һәм интернат металл сайдинг белән матур итеп тышланган. Мәктәпнең түбә материалы һәм тәрәзә блокларын берничә ел элек алмаштырганнар. Эчке эшләрнең дә кайбер өлеше инде башкарылган. Биредә яңа идән түшәлергә (коридорларга плитка салыначак, класс бүлмәләренә линолеум җәю каралган), стеналар штукатурланырга һәм буялырга тиеш. Шулай ук асылмалы түшәм, бүлмәара ишекләре урнаштырылачак. Санитария узелларын да тулысынча төзекләндерү, стена һәм идәнгә плитка түшәү, раковина, кран һәм унитазларны да тулысынча алмаштыру күздә тотыла.
Интернат бинасында инде яңа җылыту, электр белән тәэмин итү системасы урнаштырылган. Биредә шулай ук түбәдән алып подвалга кадәр тулысынча төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш. Иминлекне тәэмин итү максатында, бина янгынга каршы система һәм видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазландырылачак. Гомумән, мәктәптә билгеләнгән эш күләме шактый зур, апрель аенда интернатта укыту процессын дәвам итү өчен төзекләндерү эшләрен тәмамларга тиешләр. Мәктәпнең үзендә исә эчке эшләрне тәмамлау бурычы куелган. Биредә әлегә күп нәрсәләрне эшлисе бар, шулай да төзүчеләр сынатмый, билгеләнгәннәрне вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыгу өчен тырыша. Сүз дә юк, төзекләндерү эшләре мәктәптәгеләр өчен шактый мәшәкатьләр дә тудыра. Монысына гына түзәргә туры киләчәк, чөнки соңыннан мәктәп танымаслык булып үзгәрәчәк, анда бөтен шартлар да булачак.
- Эш барышында проблемалар да килеп чыга, - ди мәктәп директоры Алексей Корчагин, - аларны тиз арада хәл итү юлларын табабыз. Төзүчеләргә теләк-фикерләребезне дә җиткереп торабыз, шөкер, безнең сүзгә колак салалар. Шуңа күрә, төзекләндерү эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылып чыгасына ышанып торабыз.
Башлаган колачлы эшләрне киләсе уку елы алдыннан тәмамларга җыеналар. Беренче сентябрьне укучылар һәм педагоглар яңа кабинет һәм бүлмәләрдә каршыларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев