Кыңгыраулар дәште мәктәпкә...
Кичә районда 2172 укучыны дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады, шуның 192се - беренче класска керүчеләр. Быел Полянка урта мәктәбе бусагасын тәүге кат биш бала атлап керде. Укучылар һәм укытучылар белем елын капиталь ремонтланган мәктәптә башлыйлар.
Владимир КОРНИЛОВ
Көзнең беренче кояшлы көнендә Полянка мәктәбе укучылары һәм укытучыларын котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, мәгариф бүлеге методисты Наталья Брыкалова, "РегионСтрой" җәмгыяте җитәкчесе Артем Тюнев килде.
Күптәннән килә торган гадәт буенча беренче булып тантаналы линейкага укытучылары Ольга Кузьмина белән бергә беренче класс укучыларын чакырдылар. Аларны котлаганнан соң сүз мәктәп директоры Ольга Ашмаринага бирелде. Ул линейкада катнашучыларның барысын да бәйрәм - Белем көне белән тәбрик итте, яңа уку елында барысына да уңышлар һәм яхшы билгеләренә генә укуларын теләде.
Директор билгеләп үтүенчә, 53 укучы һәм укытучылар өчен бу уку елы капиталь ремонтланган бинада башлануы белән искә кереп калачак. Кыска гына вакыт эчендә биредә бина фасады җылытылган һәм матур итеп эшләнгән, тәрәзәләр алмаштырылган, коридорлар, бәдрәф, спорт залы ремонтланган. Мәктәп директоры барлык педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре исеменнән мәктәп турында кайгыртучанлык күрсәткән һәм гел ярдәм итеп торган район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлбәттә инде, төзүчеләр, мәктәпне һәм мәктәп яны территориясен тиешле тәртипкә китерүчеләргә дә рәхмәт сүзләре күп әйтелде.
Тырыш, алдынгы укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Моннан тыш, мәктәптә берничә елдан бирле "Елның иң яхшы укучысы" һәм "Елның иң яхшы классы" дигән конкурс уздырыла. Бу юлы күчмә вымпелга, Мактау грамотасы һәм бүләккә 4нче класс лаек булды.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина да сөенечен яшермәде. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, мәктәп инде 30 елдан бирле мондый ремонт күрмәгән булган. Инде менә, республика һәм район җитәкчелеге нең тырышлыгы белән таләп ителгән эшләрнең барысы да башкарылып чыккан. Ул линейкада катнашучыларның барысына да саулык, тынычлык, эшләрендә уңышлар теләде.
Күптәнге гадәт буенча, мәктәпне тәмамлаячак укучылар беренчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Людмила Егорова да укучыларның яхшы билгеләренә укуларын, педагогларга - уңышлар теләде.
- Сезнең авылга, чыннан да, бәхет күбрәк елмайды, - диде үзенең чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин. - Күптән түгел яңа Мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы төзелде, юл ясап куйдылар, инде менә мәктәпне танымаслык итеп ремонтладылар... Боларның барысы да республикада эшләүче социаль программалар кысаларында эшләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов башлаган программаларның барысы да уңышлы эшли...
Ул шулай ук төзелеш эшләре барышында ярдәм итеп торган мәктәп коллективына, авыл кешеләренә рәхмәтен белдерде. Мәгариф бүлеге методисты Наталья Брыкалова тырыш педагоглар һәм укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Тантаналы мизгелләр якынлаша - яңа уку елы башлануын белдереп кыңгырау чыңлады. Мәктәпкә иң әүвәл беренче класс укучылары үтте. Ә аннары классларда беренче дәрес башланды. Ул быел "Мин талантлы" дигән темага багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев