Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Киләчәккә ышаныч белән карый...

Екатериновкада яшәүче гаилә фермасы хуҗасы киләчәккә ышаныч белән карый. Андый кеше белән аралашуы да күңелле, ул башкаларга ниндидер көч бирә, тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә. Тәлгат Җамалетдинов Үз хуҗалыгыңны алып бару җиңел эш түгел. Рафис Фәрит улының да хуҗалыгында проблемалар җитәрлек, ләкин ул зарлана торган кеше түгел. Шулай да аны...

Екатериновкада яшәүче гаилә фермасы хуҗасы киләчәккә ышаныч белән карый. Андый кеше белән аралашуы да күңелле, ул башкаларга ниндидер көч бирә, тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә.

Тәлгат Җамалетдинов

Үз хуҗалыгыңны алып бару җиңел эш түгел. Рафис Фәрит улының да хуҗалыгында проблемалар җитәрлек, ләкин ул зарлана торган кеше түгел. Шулай да аны сөтнең бәясе солярка бәясеннән күпкә кимрәк булуы, авыл эшчәннәренең хезмәт хакы түбән булуы борчый. Ләкин ничек кенә булмасын, эшләргә кирәк һәм ул киләчәктә бу тармакта хәлнең яхшы якка үзгәрәчәгенә ышаныч белән яши.

Беренче булып Рафис безгә узган ел ук төзелә башлаган яңа ферманы күрсәтте. Кырык баш терлеккә исәпләнгән бина әлегә тулысынча әзер түгел.

- Акча җитмәгәнлектән, төзеп бетереп булмады, - ди фермер, - ләкин төп эшләр башкарылды, калганын ничек тә бетерербез...

Яңа терлекчелек бинасы Хәйруллиннарга якынча 600 мең сумга төшкән. Төзеп бетерү өчен тагын шуның кадәр акча кирәк. Рафис инде тирес чыгару өчен транспортер да сатып алган. Яңа булмаса да, шактый кыйммәт тора икән. Шулай ук сөт суыткыч, су торбалары, фермада кул хезмәтен җиңеләйтү өчен җиһазлар сатып алырга кирәк.

Ә акча күктән төшми, эшләп кенә алырга мөмкин. Төп мәшәкатьләр хуҗа җилкәсенә төшә, шуңа күрә Рафиска җиңел түгел. Хатыны Лилиягә дә мәшәкатьләр җитәрлек, мәктәптә укучы кызы да булыша. Элегрәк аларга авылдашы ярдәм иткән булса да, фермадагы авыр эшкә түзә алмаган, ахры. Хәйруллиннарның бүгенге көндә 14 баш савым сыеры, 20 башка якын яшь терлеге бар, бу узган елгыдан шактый күп. Гаилә фермасында эш-мәшәкатьләр җитәрлек, хезмәт куйгач, табышны да шактый алалар. Вожидан килгән сөт җыючыга продукция тапшырудан аена 36 мең сум акча керә. Рафис бу акчаның 32 меңе ике кредитны түләргә китеп бара, диде. Күптән түгел биш үгезне иткә тапшырып, 200 мең сумнан артык керем алганнар. Узган ел Хәйруллиннар сөт тапшырудан 200 мең сум табыш алган булсалар, быел күбрәк булырга тиеш. Моннан тыш, тагын берничә үгез симертәләр. Шулай итеп, тагын байтак акча керергә тиеш.

Терлекләрне кышлату чорына Рафис ныклап әзерләнгән. Терлекләр абзары җылы, азык җитәрлек тупланган. 150 гектар җирдән 350 тонна арпа җыеп алганнар. Бу комбайнчыга түләргә дә җиткән, 45 тоннасын чәчүлеккә калдырганнар, 80 тоннасын саткач, терлекләргә ашатырлык та калган. Моннан тыш, 200 тоннадан артык печән һәм салам туплаганнар. Боларның барысы да кышлату чорына терлекләргә җитәрлек булачак.

Кеше үз эшен яратса, гаиләсенең киләчәге турында уйлап яшәсә, ул теләсә нинди авыр хәлдән дә чыгу юлын таба. Рафис нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Тракторын да үзе йөртә, КамАЗга да утыра, җирен дә эшкәртә, кирәк булса тирес тә чыгара, сыерын да сава. Эретеп ябыштыру эшен дә яхшы белә. Минемчә, чын хуҗа шундый булырга тиеш. Андый кеше киләчәккә ышаныч белән карый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рафис Хәйруллин гаилә фермасы хуҗасы Екатериновка