Узган шимбәдә бәйрәмчә киенгән, матур чәчәкләр тоткан балалар мәктәпләргә агылдылар. Аларны һәм укытучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котларга ата-аналар, хакимият вәкилләре килде.
Владимир Корнилов.
"НЖ".
1 сентябрь иртәсе кояшлы булса да, бераз салкынча иде. Ләкин бу бәйрәм шатлыгын киметә алмады. Озын җәйге каникуллардан соң балалар классташларын, мәктәп дусларын сагынганнар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә җәйге тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ата-аналарның да сөйләшер сүзләре күп булды. Ә укытучылар җәй көне бераз үсеп киткән укучыларын ачык йөз белән каршыладылар.
Инде билгеләп үтелгәнчә, Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбе капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Ул яктырып һәм иркенәеп киткән.

Махсус республика программасы кысаларында үткәрелгән капиталь ремонт программасына башка нәрсәләрне тәртипкә китерү дә кертелгән иде. Мондый объектлардагы эшнең барышын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катгый контрольдә тота, район дәрәҗәсендә үткәрелгән киңәшмәләрдә дә мәсьәлә игътибар үзәгендә булды. Билгеле инде, ремонт эшләрен башкаручы төзүчеләр - "Спасагрострой" җәмгыяте коллективы, шулай ук ремонт эшләрендә катнашучы эшмәкәр Владимир Монахов, "НПО-Энергия" җәмгыятенең дә алдына куелган бурычларга җаваплы каравын билгеләп үтәргә кирәк. Яңа уку елына багышланган тантаналы линейкада алар исеменә рәхмәт сүзләре шактый яңгырады.
Театральләштерелгән тамаша барышында кунаклар алдында беренче класс укучылары чыгыш ясады. Ә быел алар - 60 кеше! Балаларның барысы да игътибар үзәгендә булды, алар җитди һәм аз гына югалып калган кебек тоелды.
Аларга белем дөньясына хәерле юл теләп, башлангыч класслар укытучысы Галина Калашнова чыгыш ясады, ә унберенче класс укучылары нәниләргә бу көн истәлеге итеп бүләкләр тапшырдылар.
Мәктәп директоры Надежда Илдарханова традиция буенча яңа укытучылар белән таныштырып үтте һәм аларның күпчелеге - бу мәктәп укучылары икәнен аерым горурлык хисе белән билгеләде. Иң яхшы укучыларга мактау хатлары тапшырылды.

Бәйрәмгә җыелган кунакларны яңа уку елы белән район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Жанетта Соркина котлады.
Беренче кыңгырауны чыңлату хокукы Эдуард Насыйбуллинга һәм Валерия Марюховага бирелде һәм өлкән класс укучылары беренче классларны кабинетларына кадәр озатып куйдылар. Хәзер аларны алда бик җаваплы эш - тырышып белем нигезләрен өйрәнү көтә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев