Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иске йортлар урынына – яңалары

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасын тормышка ашыру кысаларында Болгар авылында яшәүчеләрне яңа урынга күчерү дәвам итә.

Аларның бер өлеше - район үзәгендә, кайберәүләр яшәү өчен барлык шартлар тудырылган һәм яңа йортлардан тулы бер урам барлыкка килгән Приволжск бистәсендә фатирлар алды. Билгеле инде, иске йортлар белән саубуллашырга туры килә.
Иске йортларны сүтү эше белән инде ике ай дәвамында "СанТехмонтаж" ҖЧҖнең махсус бригадасы шөгыльләнә. Алар иске йортларны сүтеп кенә калмыйча, төзелеш чүп-чарын түгәләр, территорияне чистарту һәм планлаштыру эшен башкаралар. Боларның барысы белән алты кеше шөгыльләнә, чүп-чарны ике йөк машинасы ташый.
Бу бригаданың һәр кешесе үзенә тапшырылган эшнең җаваплылыгын аңлап, коллектив алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп үти. Бер караганда, бу эшнең бер авырлыгы да юк кебек тоела, чөнки хәзерге вакытта биредә зур яңарыш эшләре бара һәм аның әһәмиятен һәркем аңлый.
Хәзерге вакытта эшчеләр сигез йортны сүткәннәр, алда тагын бер йортны сүтү күздә тотыла. Шул ук бригада Болгардагы тузган торакны сүтү белән дә шөгыльләнгән иде. Алар дүрт тузган йортны сүткәннәр. Бу урында тиздән заманча йортлар барлыкка киләчәк.
Бу елның языннан башлап, йортлар сүтүдә "Сувар Б" ҖЧҖ коллективы эшчеләре дә мәшгуль. Бу сезон эчендә оешма эшчеләре инде 12 йортны сүткәннәр, ел ахырына кадәр тагын дүрт йортны сүтеп бетерергә кирәк.
Болгар авылының да, шәһәрнең дә тышкы күренеше соңгы елларда сизелерлек үзгәрде. Моны безгә килгән кунаклар бик тиз күрәләр.
Күптән түгел, мәсәлән, шәһәрнең Вахитов, Болгар, Пушкин урамнарындагы иске йортлар урынына төзелгән яңа йортларда өй туйлары үткәрелде.
Заманча, зәвыклы итеп төзелгән, биек бу йортлар безнең шәһәр урамнарына ямь өстәде.
Рәсемдә: "СанТехмонтаж" ҖЧҖ бригадасы (сулдан уңга): баш инженер Сергей Марюхов, экскаваторчы Радик Абдрахманов, эшчеләр Андрей Журавлёв, Игорь Смирнов, Андрей Тихомиров, Артём Порутчиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев