Иске Рәҗәп авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Дамир Хәмидуллин гомеренең илле елын туган төбәгендә игелекле эшкә-иген игүгә багышлаган. Аның кебек фидакарь затлар районда гына түгел, республика күләмендә дә бармак белән генә санарлык. Аны әле тагын авыл хуҗалыгының аксакалы, дип тә йөртәләр. Бу бик дөрес...
Иске Рәҗәп авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Дамир Хәмидуллин гомеренең илле елын туган төбәгендә игелекле эшкә-иген игүгә багышлаган. Аның кебек фидакарь затлар районда гына түгел, республика күләмендә дә бармак белән генә санарлык. Аны әле тагын авыл хуҗалыгының аксакалы, дип тә йөртәләр. Бу бик дөрес сүзләр, чөнки башкарган эшләре белән зур хөрмәт һәм ихтирам казанган ул.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Карап торышка алтмыш алты яшен тутырып килүче Дамир Минтаһир улы яшьрәк тә күренә. Күп дигәндә, илле бишне бирергә була үзенә. Яшь күренүенең әллә ни сере юктыр инде аның, шулай да кояштан иртәрәк торам һәм төн уртасыннан соң гына йокларга ятам, диюеннән дә күп нәрсәне аңларга була. Җәен дисеңме, кышынмы - һәрвакыт хәрәкәттә ул. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит...
Теләсә кайсы эштә ирешкән уңышның нигезен дә әнә шул хәрәкәт тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында әйбәт нәтиҗәләргә ирешү өчен килер көннәргә карап фикер йөртергә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга, сату базарында элемтәләр булдырырга, ышанычлы партнерлар табарга кирәк. Көндәлек эштә Дамир Минтаһир улы боларның барысын да исәпкә алырга тырыша.
Билгеле булганча, игенче хезмәте турыдан-туры һава торышының ничек килүенә бәйле. Әмма һава торышына гына сылтау итәргә ярамый, ди Дамир Минтаһир улы. Һәр агрочараны үз вакытында һәм технология таләпләренә туры китереп башкару зур әһәмияткә ия. Әйтик, язын теге яки бу культураны бер яки ярты көнгә генә соңарып чәчсәң дә, көткән нәтиҗәгә ирешә алмыйсың.
Бәлки, шуңа күрәдер дә, аның хуҗалыгында һава торышының көйсезлегенә ташлама ясамыйлар, басуларда мул уңыш үстерү өчен булган һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышалар. Быел да сынатмадылар. Көзге арыш белән бодайның һәр гектарыннан уртача 30ар центнер бөртек җыеп алынган. Ашлыкның тулаем җыемы ике мең тоннадан артып китә. Көнбагыш уңышы да коллективның өметен аклаган. Узган ел гектарыннан 14 центнер чыкса, быел - 18 центнерлар тирәсе. Амбарга 600 тоннадан артык көнбагыш салынган. Көнбагыш дигәннән, соңгы елларда әлеге культурага ихтыяҗ арта, аның өчен әйбәт акча түлиләр.
- Киләчәктә көнбагыш чәчү мәйданнарын арттыру турында да уйлыйбыз, - ди Дамир Минтаъир улы. - Бик файдалы культура, эшкәрткәннән соң үз эшчеләребезне дә май белән тәэмин итәбез. Экологик яктан чиста һәм тәмле продуктны һәркем мактый...
Хуҗалык җитәкчесе быел кырык кешедән торган коллективның эшеннән бик канәгать. Механизаторлар 1300 гектар җирне вакытыннан шактый алда сөреп бетергән. Шунысын әйтергә кирәк, бу максатлар өчен беркайчан да чит ил агрегатларын кулланмыйлар. Мондый техника файдага караганда зыянны күбрәк китерә, диләр. Ул чыннан да шулай. Шуңа күрә җирләрне йөз процент күләмендә тирән итеп сөрүгә өстенлек бирәләр. Көзге культуралар чәчүне дә тиз тотканнар. Быел, мәсәлән, 230 гектар җиргә арыш һәм 270 гектарга бодай чәчелгән. Бу узган елгыдан артыграк. Саклауга 270 тонна чәчүлек орлык салынган. Орлык тулысынча чәчү стандартлары таләпләренә җавап бирә. Хуҗалыкта орлык сортларын яңартып торуга да зур игътибар бирелә. Әйе, сыйфатлы орлыктан гына яхшы бөртек үстереп булуын үз тәҗрибәләрендә сынап караучылар яхшы белә.
Быел Хәмидуллин хуҗалыгы өчен шактый уңышлы килде. Хәер, башка елларда ирешкән нәтиҗәләр дә начар түгел. Уртак эшкә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр хезмәт хакын да ярыйсы гына ала. Шунысы да әһәмиятле, коллективта очраклы кешеләр озак тормый, чын хезмәтчәннәр исә нәрсәне, кайда һәм ничек эшләргә кирәклеген үзләре дә чамалый. Хуҗалыкта теләсә кайсы механизатор КамАЗ машинасы белән оста идарә итә ала, автомашина йөртүче исә курыкмыйча комбайн штурвалы артына утыра. Гомумән, коллективта бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торалар. Бары шулай иткәндә генә алда торган җаваплы бурычларны тормышка ашырырга була, ди хуҗалык җитәкчесе. Ул үзе дә җиң сызганып зур эшләргә керешер алдыннан коллектив белән киңәшләшә, һәркемнең фикеренә колак сала. Менә шуңа күрә аны Иске Рәҗәптә ихтирам итәләр. Аксакалга киңәш, ярдәм сорап килүчеләр аз түгел. Һәркайсына хәленнән килгәнчә булышырга тырыша ул.
Дамир Хәмидуллинның тагын бер сыйфаты турында әйтергә кирәк. Вәзгыятьнең нинди генә булуына карамастан, ул киләчәккә оптимизм, өмет белән карый.
Менә хәзер дә, басулардан уңышны җыеп бетерүгә, инде киләчәккә планнар кора. Көнбагыш сатудан кергән акчаның бер өлешенә яңа пресс-җыйгыч, ургыч һәм сцепка сатып алырга җыена. Искерә башлаган трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарын да яңартасы килә. Әлбәттә, бүгенге катлаулы чорда барысын берьюлы хәл итү мөмкин түгел. Әмма планга кертелгән. Планнарны Дамир Минтаһир улы һәрчак тормышка ашыра. Сүзендә тора торган егет ул!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев