Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибарлы, кайгыртучан булуы белән хөрмәт казанды

Авыруны карау җиңел эш түгел, ә олы яшьтәге кеше турында кайгырту караучыдан икеләтә түземлелек һәм көч таләп итә. Наталья Петрунина ундүрт ел инде Картлар һәм инвалидлар йортында авырулар караучы няня булып эшли.

Ирина Телицына
Наталья Михайловнаның эш көне бик иртә башлана һәм аның һәр минуты исәптә. Аның карамагында каты авыручы утызлап кеше бар, шуларның унбише - ятып авыручылар. Иң беренче аларга тыныч шартларда яшәүне тәэмин итәргә кирәк. Авыру кешенең психикасы болай да какшаган була, шуңа күрә ул үзе турында кайгыртуны даими тоеп торырга тиеш. Көн саен ул аларның эчке киемнәрен, урын-җирләрен алыштыра, төрле гигиена таләпләрен үти, атна саен мунча кертә.
Шулай да каты авыручылар өчен беренче урында - ашату тора. Әлеге интернат-йортта яшәүчеләргә көненә дүрт тапкыр кайнар аш ашаталар. Аларның кайберләрен кашыктан ашатырга туры килә, ди Наталья Михайловна. Авыруларны бер генә минутка да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Аның карамагындагы алты бүлмәдә чисталыкны саклау турында да кайгыртырга кирәк. Бүлмәдә саф һава, җылы булырга тиеш, тумбочкаларда, суыткычлардагы чисталыкны да ул һәрвакыт тикшереп тора. Иң мөһиме - авыруларга җылы мөнәсәбәт, игътибар кирәк. Авыру кешенең хәлен аңлый белү кебек сыйфатлар монда эшләүчеләр өчен беренче урында тора.
Биредә үзенчәлекле кешеләр яшәвен бервакытта да истән чыгарырга ярамый. Һәр кешенең үз холкы, үз гадәтләре бар, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Биредә эшләүче хатын-кызлар бу турыда бервакытта да истән чыгармыйлар. Әлбәттә, ятып авыручылар аерым игътибар таләп итә. Наталья Михайловна алар турында кайгыртып, көченнән килгәннең барысын да эшли.
- Безнең интернатта төрле кешеләр яши,- ди директор Алевтина Костина.- Ятып авыручыларны караган Галина Васильева, Татьяна Логинова, Ирина Калашникова үз бурычларына җаваплы карыйлар. Аларның эше җиңелләрдән түгел. Наталья Михайловна аларга бервакытта тавышын күтәреп дәшми. Һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле, кайгыртучан кеше ул. Шулай ук массаж, гимнастика ясаганда да зур булышлык күрсәтә. Ятып авырган кешеләргә бу бик кирәк процедуралар. Бу таләпләрне җиренә җиткереп үтәгәндә кайбер авыруларга файдасы тия, хәтта йөреп тә китәләр.
Наталья Михайловнаның тагын бер күркәм гадәте бар - ул чәчәкләр үстерергә ярата. Безнең бина каршында ул нинди генә чәчәкләр үстерми! Берьеллыклар да, күпьеллык чәчәкләр дә көзгә кадәр тирә-якка ямь биреп, балкып утыралар. Эштән соң ул өенә ашыга. Монда да аны йорт мәшәкатьләре көтә. Бакчаны да карыйсы бар, оныклар белән дә сөйләшергә-аралашырга ярата. Ул барысына да вакыт табарга тырыша. Чыннан да, авырулар янында әнә шундый тынгысыз холыклы, сабыр һәм игелекле кешеләр эшләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев