Җигелгән этләрдә ярышучылар Болгарга килделәр
Кичә җигелгән этләрдә чабышу ,буенча Халыкара "Волга Квест- 2014" этапларының берсе Болгар музей- заповедник территориясеннән үтте.
Владимир Корнилов.
Татарстанда спортның бу төре аеруча тиз үсә башлады, бу ярышлар физик культура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкара спорт элемтәләрен ныгыту өчен үткәрелә.
Ярышта катнашучылар сигез чанада 25 гыйнварда Тольяттидан кузгалып китәләр. Безгә кадәр шулардан биш спортчы килеп җитте, башкалары төрле сәбәпләр аркасында дистанциядән төшеп кала. Ярыш маршруты Идел буенча йөкләрне һәм товарларны көнчыгыштан төньякка ташыган тарихи транспорт юлы аша үтә. Аның гомуми озынлыгы җирле рельефны исәпкә алып, 640 километрдан артып китә. Ярышлар Самара, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан территориясеннән Иделдәге боз өстеннән үтә. Бу юлны алар 8 көндә үтәргә уйлыйлар.
Көннең бик салкын булуына карамастан, кунакларны каршылау өчен Елга вокзалы янында спортның бу төрен яратучы байтак кеше җыелган иде. Алар безнең яклар өчен бу сәер ярышларда катнашучыларның килүен түземсезлек белән көттеләр. Ярышларда байтак илләр һәм Россиянең төрле регионнарыннан җыелган спортчылар катнашты. Ни кызганыч, аерым урыннарда җил көчле була һәм температура 37 градуска җитә. Мондый шартларда кешеләргә дә, этләргә дә бик авырга туры килә.
Ярышларның җитәкчесе Алексей Возилов бу ярышларда төньяк чабыш этләре катнашуын әйтте. Алар салкыннарга бик чыдам, хәтта илле градус сакыннардан да курыкмыйлар. Этләр өчен махсус туклану һәм аерым режим каралган. Каты карлы һәм бозлы урыннарда аларның аякларына махсус оекбашлар кидерәләр. Бер көнгә алар километр 100 ара үтәләр.
Бөтен спортчылар да яхшы хәзерлекле. Артур Чубаркин, мәсәлән, Арктика һәм Антарктидада булган. 2006 елда ул этләр җигелгән чаналарда Төньяк полюска барып җитә.
Немец спортчысы Сильвия Футваенглер ярышларның 1нче лидеры. Аңа бер этне ярыштан алырга туры килә. Майнадан Болгарга кадәр ул 10 этне җигеп килеп җитә. Аны снегоходлар һава мендәрле судно озата килә.
Ярышта катнашучыларны спаслылар исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Сергең Тюнев котлады, Аларның барысына да сувенирлар тапшырдылар, ә бу этапта җиңүче Сильвия Футваенглерга диплом һәм истәлекле кубок тапшырылды.
Бераз ял иткәннән соң алар ярышны дәвам иттеләр һәм Кама Тамагына юл алдылар. Свияжскида спорт финишы була, аннары Казанга күрсәтмә чабышлар оештырылачак.
Тулырак фоторепортажны безнең сайттан карагыз: www.spas-rt.ru.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев