Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Сез "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасының чираттагы санын кулга алдыгыз. Ул газета тормышындагы зур вакыйгага багышланган: шушы көннәрдә беренче саны дөнья күрүенә 100 ел тула.

Бер гасыр аз вакыт түгел, бу үзе үк инде газетага карата хөрмәт һәм соклану уята. Үткән һәр ел газета тарихына төрле вакыйгалар белән кереп калган, аларның һәркайсы турында аерымлап сөйләргә була. Иң әһәмиятлесе шунда, газета йөз ел дәвамында кешеләр тормышының бөтен якларын тулысынча чагылдырырга, иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә, алдынгы идеяләрне пропагандаларга тырышты. Шунысын да әйтергә кирәк, элек тә, хәзер дә газетада төрле милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуга зур игътибар бирелде һәм бирелә. Шөкер, бездә төрле милләт вәкилләренең гомер-гомергә кулга-кул тотышып яшәве аеруча да куандыра. Монда газета үтәгән рольне дә билгеләп үтәргә кирәк.
Башка басмалар белән чагыштырганда, район газетасы укучыларга аеруча да якын һәм кадерле. Таныш кешеләрнең йөзләрен, туган як гүзәллеген чагылдырган пейзажларны бары тик район газетасыннан гына күрә аласың. Җирле темаларга язылган материалларны да шуннан укырга була, газета үз укучыларын районда булган бөтен яңалыклар белән таныштырып бара. Газета чыгаруда укучылар үзләре дә катнаша ала, моның өчен уздырылган чаралар, булган вакыйгалар турында редакциягә хәбәр итәргә кирәк. Борчыган проблемалар, коллективта бергә эшләгән кешеләр турында да язып җибәрергә мөмкин. Барысы да газета битләрендә урын алачак.
Штаттан тыш авторларыбызның күбесе шулай итә дә. Шуңа күрә моннан утыз ел элек газетаның беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премия булдырылуы бер дә очраклы түгел. Премия ел дәвамында газета белән актив хезмәттәшлек иткән кешеләргә бирелә. Премиянең беренче лауреаты исеменә Куралово авылыннан пенсионер Вера Казакова лаек булды, узган ел исә Ким авылы укытучысы Борис Андрияновка тапшырылды. Лауреатлар арасында табиблар, музей хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бар. Алар барысы да безнең газетаның чын дуслары. Без штаттан тыш авторлар ярдәме белән кемнедер борчыган проблеманы хәл итәбез, кемнедер башкаларга үрнәк итеп китерәбез, мактыйбыз, тәнкыйтьлибез. Атап әйткәндә, газета үз укучылары мәнфәгатьләре турында даими кайгырта.
Сүз дә юк, һәр эштәге кебек, безнең дә үз кимчелекләребез бар. Аларны коллектив белән бергәләшеп бетерү юлларын эзләячәкбез. Ничек кенә булса да, уртак тырышлык һәм максат белән район елъязмасы языла. Газетаның һәр бите билгеле бер вакыйгаларны чагылдыра. Үткәннәргә без саргайган газета төпләмәләре аша кайтабыз һәм безгә кадәр кешеләрнең ничек яшәүләре, аларны ниләр борчуы, хыял-максатлары турында беләбез.
Бу юбилей һәркемне дә үзенең үткәннәрен тагын бер кат барлап чыгарга этәрсен, киләчәккә билгеләнгән хыялларны тормышка ашырырга көч бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев