Татарстан Республикасы көне алдыннан иң яхшы гаиләләр хөрмәтенә Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов оештырган бәйрәмдә Болгардан ирле-хатынлы Кощеевлар да катнашты.
Лидия Кострулева
Республика көне уңаеннан мондый зур бәйрәме әле беренче тапкыр оештырыла. Бу көнне биредә республиканың төрле почмакларыннан 54 пар килгән иде. Алар арасында 50еллык гаилә стажы булучылар да, Бөек Ватан сугышында катнашучылар да, табиблар, укытучылар, төзүчеләр, хәрбиләр гаиләләре бар иде.
- Гаилә-дәүләтнең төп нигезен тәшкил итә. Димәк, сез республика үсешенә үзегездән өлеш кертәсез, диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны Республика көне белән ихлас котлады һәм әлеге очрашулар киләчәктә оештырылыр дигән ышаныч белдерде.
Мондый зур ышаныч Кощеевлар гаиләсен очраклы гына күрсәтелмәде. Беренчедән, Любовь Павловна белән Василий Александрович быел үзләренең энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Икенчедән, алар икесе дә үз тормышларын мәдәният эшенә багышладылар. Быел бит Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Любовь Павловна кырык елга якын шушы өлкәдә эшләде. Ә Василий Александровичның стажы тагын да зуррак: ул бишенче класстан ук концертларда катнашып йөри башлый. Өченчедән, алар шушы еллар эчендә гаилә учагын сүндермичә, дус һәм тату яшиләр.
Алар Алабугада, культура-агарту училищесында укыганда танышалар. Училищены тәмамлагач, Василий Александровичны безнең шәһәргә Мәдәният йорты директоры итеп чакыралар. Ә Любовь Павловна эшкә Бөгелмәгә китә. Ләкин бераздан алар язмышларын бергә бәйлиләр. Уртак эшне алар бөтен сәләтләрен, тырышлыкларын биреп башкаралар. Кайда гына булмасын - Мәдәният йортындамы, мәктәптә, ветераннар хорындамы - бөтен җирдә алар кызыклы чараларны оештыручылар һәм башлап йөрүчеләр булдылар. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Александрович хәзергә кадәр шәһәрнең "Ветераннар" хорында баянда уйный. Районда аны белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр. Бу коллектив республикада үткәрелгән чараларда да актив катнашып килә. Василий Александрович программаны алып баручы буларак та тамашаны үзенә җәлеп итә. Сәхнәдә үзен бик әдәпле тота, югары культуралы булуы белән хөрмәт уята.
Любовь Павловна озак еллар Мәдәният йорты коллективына җитәкчелек итте. Сабыр холыклы, кеше хәленә керә белән торган, иницитивалы булуы белән ул кешеләр арасында зур хөрмәт казанды. Кыскасы, ирле-хатынлы Кощеевлар тулы канлы тормыш белән яшиләр. Алар бер кыз һәм бер малай үстерделәр. Уллары ун елдан артык инде журналистика өлкәсендә эшли, Интернет-сайтның шеф-редакторы, ә кызлары Санкт-Петербургта, музыка өлкәсендә эшли. Хәзерге вакытта эстрада ансамбле составында чыгыш ясый.
Аларның иң зур шатлыгы һәм юанычы - оныклары Данила, Зарина, Динара. Алар әби белтн бабайның иң кадерле кунаклары. Бер гаиләнең тамырларында украин, татар, еврей, черкес һәм рус милләте вәкилләре килеп кушылган.
... Башкаладагы очрашу Василий Александрович белән Любовь Павловнада гаҗәеп якты хатирәләр калдырган. Алар хезмәтләрен бәяләп, үзләренә зур ышаныч күрсәтүчеләрнең барысына да олы рәхмәтләрен белдерәләр. Бу рәхмәтне алар хәтта Президентның үзенә дә әйтә алганнар...
Республиканың үрнәк гаиләләре Президент белән истәлеккә рәсемгә төштеләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев