Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләр тулы көчкә бара

Спортның су төрләрен һәм шулай ук йөзәргә яратучы кешеләр бассейнның төзелеп бетүен түземсезләнеп көтәләр. Хәзерге вакытта төзү эшләре тулы көч белән бара. Соңгы вакытларда бинаның тышкы диварларын ясау эше төгәлләнгән, объектка су һәм электр уты кертелгән. Канализация, газ һәм электр белән тәэмин итү системасын монтажлау да тиздән төгәлләнергә тиеш. Ишекләрне...

Спортның су төрләрен һәм шулай ук йөзәргә яратучы кешеләр бассейнның төзелеп бетүен түземсезләнеп көтәләр. Хәзерге вакытта төзү эшләре тулы көч белән бара.
Соңгы вакытларда бинаның тышкы диварларын ясау эше төгәлләнгән, объектка су һәм электр уты кертелгән. Канализация, газ һәм электр белән тәэмин итү системасын монтажлау да тиздән төгәлләнергә тиеш.
Ишекләрне ясау, бина эчендәге җылыту системасын монтажлау тулы көч белән бара. Бинага җылы бирелгәч, аның эчке ягындагы эшләр башланып китәргә тиеш.
Алда башкарасы эшләр күп әле, диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова. Төзелеш республика бюджетыннан финанслана. Объект төзелешендә "Апекс-Татарстан" җәмгыяте коллективы һәм безнең субподряд оешмалары эшли. Мәсәлән, бинада канализацияне урнаштыру, газ белән тәэмин итү системасын "Газсантехсервис" җәмгыяте эшли. Бу оешма эшчеләре районда төзелгән башка объектларда да үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев