Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чиста су” программасы буенча

Бу көннәрдә Казанның "ГазКомплектСервис" җәмгыяте эшчеләре шәһәрдәге су үткәрү линиясенең аерым участокларын реконструкцияләү белән мәшгуль. Бу эш халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында республиканың "Чиста су" программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Бу юлы Чехов, Профсоюз тыкрыгы һәм өлешчә Мир урамында яшәүчеләрне су белән тәэмин итүче линияләре (барлыгы 300...

Бу көннәрдә Казанның "ГазКомплектСервис" җәмгыяте эшчеләре шәһәрдәге су үткәрү линиясенең аерым участокларын реконструкцияләү белән мәшгуль. Бу эш халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында республиканың "Чиста су" программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Бу юлы Чехов, Профсоюз тыкрыгы һәм өлешчә Мир урамында яшәүчеләрне су белән тәэмин итүче линияләре (барлыгы 300 метрлар тирәсе) яңартылырга тиеш. Эшләрне траншея казып тормыйча, горизонталь рәвештә бораулап алып баралар. Икенче төрле әйткәндә, торбаларны махсус техника ярдәмендә җир астыннан сузалар. Бу ысул бик җайлы һәм ышанычлы. Иң мөһиме - урамнарда транспорт һәм кешеләр өчен өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгаручы траншеяләр казып торуның кирәге юк. "ГазКомплектСервис" вәкилләре әйтүенчә, торбалар бер атна эчендә салынып бетәргә тиеш. Моннан тыш, әлеге участокларда яңа коелар, янгын гидрантлары да урнаштырылачак.
Коллективның безнең районда моңарчы да эшләгәне булган. Алар инде шәһәрнең башка урамнарында да су системасын яңарткан, узган ел канализация линиясен сузган. Атап әйткәндә, коллектив үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев