Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чаңгы ярышына килегез!

Киләсе якшәмбедә районда Бөтенроссия акция кысаларында, традицион "Татарстан чаңгы юллары-2016" дигән массакүләм ярышлар үткәрелә. Ул чаңгы спортын популярлаштыру, халыкның сәламәтлеген ныгыту, иң көчле чаңгычыларны билгеләү, халыкны ГТО нормативларын тапшырырга җәлеп итү максатында үткәрелә. Чаңгы спортын сөючеләр шәһәр ипподромында җыела. Катнашуга гаризалар 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә...

Киләсе якшәмбедә районда Бөтенроссия акция кысаларында, традицион "Татарстан чаңгы юллары-2016" дигән массакүләм ярышлар үткәрелә.
Ул чаңгы спортын популярлаштыру, халыкның сәламәтлеген ныгыту, иң көчле чаңгычыларны билгеләү, халыкны ГТО нормативларын тапшырырга җәлеп итү максатында үткәрелә.
Чаңгы спортын сөючеләр шәһәр ипподромында җыела. Катнашуга гаризалар 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кабул ителә. Ярышлар сәгать 11дә, ачылу тантанасыннан соң башланып китә.
Ярышларда сәламәтлеге буенча чикләүләр булмаган һәр кеше катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Иң яшь һәм иң өлкән яшьтәге спортчыларга да махсус призлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев