Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда Сабантуйның онытылмас мизгелләре! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Һава торышының үзгәреп торуына карамастан, Рабига күле буенда үткәрелгән Сабантуй бәйрәме онытылмас тәэсир калдырды.

Владимир Корнилов
Күркәм гадәт буенча, бәйрәм киң мәйданда башланып китте. Сабантуйга авыллардан, шәһәрдән кешеләр күп җыелган иде, шулай ук күрше Ульяновск өлкәсеннән, республикабыз башкаласыннан, Төркиянең тугандаш Софранболу шәһәреннән дә кунаклар бар иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Федераль хезмәт директоры,1нче класслы дәүләт киңәшчесе Виктор Иванов, Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Софранболу шәһәре меры урынбасары Хюсейн Билиджиолу, Софранболу шәһәренең социаль мәсьәләләр һәм мәдәният буенча җитәкчесе Зюльфие Эраслан Осджан, Спас якташлык җәмгыяте җитәкчесе, "Ватаным Татарстан" газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы хакимият башлыгы Виктор Самойлов һәм башкалар бар иде. Район башлыгы Камил Нугаев һәм Габидуллин хуҗалыгы механизаторы, 2017 елгы чәчү батыры Сәлим Хисмәтуллин бәйрәмне ачып җибәрделәр. Ә Сабантуй флагын "Востокзернопродукт Болгар" җәмгыяте механизаторы Әгъләм Гарипов күтәрде.
- Сабантуй Татарстанның милли бәйрәме генә түгел, күптән инде Бөтенроссия һәм хәтта халыкара бәйрәмгә әйләнде,-диде район башлыгы халыкны бәйрәм белән котлап.- Быел ул, мәсәлән, Екатеринбургта була, Парижда да билгеләп үттеләр...
Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов белән ул язгы чәчүдә тырышып эшләгән механизаторларга бүләкләр, Мактаулы дипломнар һәм ал ленталар тапшырдылар. Шулай ук предприятие һәм оешма эшчеләре арасында үткәрелгән шәһәр спартакиадасы җиңүчеләре, иң яхшы спортчылар, хезмәтчәннәр дә бүләкләнде.
Күршеләребез - Чардаклы районы хакимият башлыгы Виктор Самойлов спаслыларны бәйрәм белән җылы котлады.
- Без күптәннән үзара хезмәттәшлек итәбез, сезнең уңай тәҗрибәгезне кабул итәбез, киләчәктә дә сезгә уңышлар телим,-диде ул.
Чыгыш ясаучыларның барысы да игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерделәр, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
Бәйрәмне ачу тантанасында районның яшь артистлары катнашты, алар җырлар, биюләр, инсценировкалар аша бәйрәмнең тарихын, халыкның йолаларын һәм гадәтләрен ачтылар. Кунакларны ипи-тоз, чәкчәк белән сыйладылар.
- Без өйгә кайткач, сездә милли бәйрәмнәрнең ничек тантаналы, күңелле үтүе турында әйбәтләп сөйләрбез,- диде Төркия кунагы, Софранболу шәһәре мэры урынбасары Хюсейн Билиджиолу. - Спас җирендә безне якты йөз белән җылы кабул итүегез өчен сезгә чын күңелдән зур рәхмәт...
Төркия кунаклары бездә берничә көн булдылар. Алар Никольск һәм Иске Рәҗәп авылларына бардылар, "Болгар" сәламәтләндерү лагерын, "Родничок" балалар бакчасын, кадет мәктәп-интернатын, "Олимп" спорт объектын, "Дулкын" бассейнын, кинотеатр, ЗАГС бүлеген карадылар, һәм әлбәттә, музей-заповедникта булдылар. Кунаклар безнең яклар белән якыннан таныштырган өчен һәм күрсәтелгән хөрмәткә зур рәхмәт әйттеләр.
Ә бәйрәм дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре зур программа әзерләгәннәр. Шулай ук Сабантуй мәйданын матур итеп бизәү өчен зур көч куйганнар.
Концерт мәйданчыгында җирле үзешчән артистлар белән бергә Ульяновск шәһәреннән килгән "Саванас" халык ансамбле һәм "Волга" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Тамашачылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр, дәртле җырлар тыңлап, берсеннән-берсе матуррак биюләр карап туйганчы ял иттеләр. Әйтергә кирәк, Сабантуй барганда Рабига күле тирәсенә халык ел саен күп җыела. Чөнки бәйрәм программасында каралган чараларның күпчелеге гел шушы тирәдә үткәрелә. Мондагы саф һава, тирә-якның матурлыгы бәйрәмне тагын да ямьлерәк һәм нурлырак итә.
Ипподромда барган ат чабышларын карарга килүчеләр дә күп иде. Атлар чабышын үтә дә кызыксынып, зур игътибар белән күзәтүчеләр ярышларда катнашучыларны рухландырып, аларга көч-куәт биреп тордылар. Чаптарлар ярышы ел саен киеренке үтә, быел да шулай булды. Нәселле чабыш бияләре арасында финишка беренче булып "Приора" кушаматлы ат (җайдагы Рәфыйк Сафин, В.Исаков хуҗалыгы) килде; А. Планин хуҗалыгыннан "Лальск" кушаматлы айгыр (Александр Борисов) барысын да артта калдырды. Бәйгедә "Элайла" (Виктория Васильева, "Авангард" акционерлык җәмгыяте), "Приора" (Дарья Афанасьева, Ульяновск өлкәсеннән Нугзар Альберов аты) атлары беренче булып килде.
Төш вакытлары якынлашып килгәндә көрәш келәмендә ярышлар кызганнан-кыза барды. Бәйгедә яшь көрәшчеләр белән бергә инде келәмнәрдә бил ныгытырга өлгергән ир-егетләр дә катнашты. Яшүсмерләр арасында 50 килограмм авырлыкта Кирилл Зверев (Болгар), 65 тә - Тәлгат Хәмидуллин (Татар Такталы авылы), 65 тән авырракта - Зөлфәт Шәрипов (Татар Такталы авылы) җиңде. Быелгы Сабан туеның яшь батыры исеменә дә Зөлфәт Шәрипов лаек булды. 75 килограммга кадәрле үлчүдә Болгардан Данила Вихлянский мәйдан тотты, 85кә кадәрле - Илназ Минзин (Чәчәкле), 85 тән авыррак үлчәүдә Илнур Хөсәенов барысын да бирелергә мәҗбүр итте. Әлбәттә инде, Сабан туеның абсолют батыры исеменә дә Чәчәкле егете Илнур Хөсәенов лаек булды.
Бәйрәмгә килүчеләр колгага менү, капчык белән сугышу, гер һәм спортның башка традицион төрләрендә көчләрен сынап карадылар, күлдә көймәдә йөзделәр. Балалар өчен махсус кече Сабантуй оештырылды, алар төрле уен һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Әлбәттә инде, бәйгеләрдә җиңүчеләрнең барысын да хөрмәт итеп тамашачылар куп чапты, бәйрәмне оештыручылар аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Иртәдән кичкә кадәр сәүдә нокталары эшләде. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмдә үзенчәлекле милли культура йортлары да эшләде. Аларда әрмән, чуаш, татар, рус халыкларының тормышы, мәдәнияты, традициясе һәм кухнясы белән таныштырдылар. Йорт хуҗалары теләге булган һәркемне милли ризыклар белән сыйлады, халкыбызның милли бәйрәме белән котлады, саулык-сәламәтлек теләде.
Көтеп алынган Сабан туе һәркем күңелендә онытылмас тэсирләр калдырды. Иң мөһиме - халкыбызның элек-электән килүче бу бәйрәме йөрәкләргә көч һәм дәрт өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев