Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Болгарда көрәш фестивале үтте

"Олимп" спорт комплексында Татарстаннан дзюдо буенча беренчеләрдән булып Россия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган традицион спорт фестивале булып үтте. Олег ПАХОМОВ Әлеге турнир беренче чиратта дзюдо, самбо һәм билбау көрәше буенча шөгыльләнүче спортчыларның югары дәрәҗәдә әзерләнгән булулары белән истә калды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе...

"Олимп" спорт комплексында Татарстаннан дзюдо буенча беренчеләрдән булып Россия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган традицион спорт фестивале булып үтте.
Олег ПАХОМОВ
Әлеге турнир беренче чиратта дзюдо, самбо һәм билбау көрәше буенча шөгыльләнүче спортчыларның югары дәрәҗәдә әзерләнгән булулары белән истә калды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Сәгыйров һәм мәктәп тренерлары Владимир Борюшкин һәм Сергей Щуров җитәкчелегендә осталыкларын арттыручы спортчылар башкаларга караганда да күбрәк - 26 медаль яуладылар. Фестивальне район башлыгы Камил Нугаев ачты.
Спорт дөньясында шактый танылырга өлгергән якташыбыз истәлегенә көрәшнең берничә төре буенча мондый фестиваль (моңарчы дзюдо буенча гына көрәштеләр) берничә елдан бирле генә уздырыла башлады. Бер караганда, бу ярышларны тагын да мавыктыргычрак итә, җанатарлар да татамидагы көрәшчеләрнең күп ысуллар куллануын иркенләп күзәтә ала. Икенче яктан караганда, үзләрен берничә төрдә сынап карарга теләүче спортчыларга тагын да күбрәк көч сарыф итәргә туры килә. Моның шулай булуын турнир да ачык күрсәтте.
Турнирда Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Нурлат, Чистай һәм республиканың башка шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән 160 лап көрәшче катнашты. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән дә көчле команда килгән иде. Бу команда составында әле күптән түгел генә Россия чемпионы титулына лаек булган һәм дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнүче Александр Крупинның булуы да күп нәрсә турында сөйли.
Александр 60 килограммга кадәрле авырлыкта дзюдо буенча көрәште. Беренче урын өчен анарга каршы Идел буе федераль округы чемпионнары - безнең Данила Вихлянский, Чиста-йдан Руслан Халиев һәм тагын берничә көчле көрәшче чыкты. Бу авырлыкта көч сынашучыларны зал тын да алмый күзәтте. Беренче бәйгедә үк Александр безнең Данила белән очрашты. Узган ел самбо буенча Идел буе округы беренчелегендә Данила аны 6:2 исәбе белән җиңгән иде. Тик бу юлы көрәшчеләр арасында артык зур киеренкелек сизелмәде кебек. Ни өчен дигәндә, Данила моңа кадәр билбау көрәшендә катнашып алтын медаль алды һәм шактый көчен сарыф итте. Ә менә Александр турнир башланган көнне генә татамига чыкты. Димичеләре билбау бәйгесендә чыгыш ясау өчен язылсалар да, бераздан бәйгедә катнашудан баш тарттылар. Нәтиҗәдә, дзюдо көрәшендә барлык көндәшләрен дә диярлек бирелергә мәҗбүр иттеләр. Данила Крупинга оттырды. Өченче урын өчен көрәшергә дә хәле җитеп бетмәде, шуңа күрә дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Руслан Халиев ярымфиналда көндәшен аягы белән кысып, бирелергә мәҗбүр итте һәм вакытыннан алда җиңүгә иреште. Дөрес, финалда Александр Крупинга артык зур каршылык күрсәтә алмады. Крупин бу очрашуда да үзенең күпкә өстенрәк булуын раслады һәм оста алым күрсәтеп җиңүче исеменә лаек булды.
Дөрес, безнең спортчылар да югалып калмады. Данила булдыра алмаганны Ришат Сәгыйров булдырды. Ул билбау һәм дзюдо көрәшендә алтын медальләр алды. Аның энесе Раил дә сынатмады: самбода көндәшләрен чөеп ташласа да, билбау көрәшендә икенче урынга калды. Әлеге фестивальдә шулай ук Анатолий Елистратов, Искәндәр Гәрәев, Данил Кузьмичев, Тимур Бабинец һәм Кирилл Борюшкин икешәр медаль алдылар. Анатолий дзюдо буенча алтын медальгә дә лаек булды әле. Дзюдочылар турнирында Ярослав Петров җиңде, Кирилл Зверев, Богдан Кирюшин белән Евгений Волков призерлар исемлегенә керде. Кызларның чыгышы да (алар самбо буенча көрәште) зур тәэсир калдырды. Екатерина Клещева белән Анастасия Шемуратова алтын медаль алдылар, Айгөл Әкбарова, Русалина Хәйруллина, Арина Филюшина, Анастасия Волкова белән Ләйсән Хисмәтуллина да призлы урыннарны бүлештеләр.
Ярышларда җиңүчеләрнең барысына да кубок, медальләр, диплом һәм көрәшче статуэткасы тапшырылды. Призерлар да бүләксез калмады. Иң яхшы алым күрсәткән Ришат Сәгыйров (билбау көрәше) Раил Сәгыйров (самбо) һәм Тимофей Марюшинга (Яшел Үзән, дзюдо) шәхси призлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев