Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Безнең әни барысыннан да яхшырак...”

Кайчан гына карасаң да, Болгарда яшәүче Елена Семенова гел балалары янәшәсендә. Ул аларның барысын (икесен тәрбиягә алган) тигез дәрәҗәдә ярата.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
"Родничок" балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Елена Александровна гаиләсе турында үзенә генә хас булган тыйнаклык белән сөйли, башка гаиләләрдән бер ягы белән дә аерылып тормый, ди. Күп бала әнисе булырмын, дип башта уена да китермәгән. Уллары Станиславка ике яшь тулды гына дигәндә, гаиләдә Максим исемле тагын бер бәләкәч дөньяга аваз салган. Көтмәгәндә ире Андрейның туганы белән күңелсез хәл килеп чыккач, җиде яшьлек Валентина белән дүрт яшен тутырган Елена ятим калалар. Сүз дә юк, бу хәл күпләрне тетрәндерә, ятим балаларның киләчәк язмышы өчен нык борчылалар. Иң беренче булып Елена балаларны гаиләгә алырга кирәк, дип сүз кузгата. Мондый очракта ничек каршы киләсең? Ире берсүзсез ризалаша, әнә шулай итеп кызлар аларда яши башлый.
Вакыт дигәнең тиз үтә. Валентинаны мәктәпкә озаталар. Кыз программаны тиешле дәрәҗәдә үзләштерә алсын өчен Елена белән Андрейга шактый тырышырга туры килә. Әле бит аларның үз балалары да бар. Дөрес, баштарак Еленаның әнисе белән әбисе булыша. Кызганыч, алар икесе дә бер-бер артлы вафат була. Якын кешеләрен югалту кайгысын бик авыр кичерсә дә, үз балалары белән чит балаларны бертигез дәрәҗәдә якын күрә, йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрен беркайчан кызганмый. Гаиләдә барысы да гел син теләгәнчә генә бармый, кыенлыклар да булгалый. Әмма балалар үзләрен беркайчан да кыерсытылган итеп хис итми.
Балалар бер-бер артлы үсеп җитә. Валентина пешекче һөнәрен алган, хәзер Чистай шәһәрендә яши. Бик еш телефоннан аралашалар, кунакка да баргалыйлар.
Максим сигезенче класста укый, Станислав белән Елена шәһәрдәге тармак технологиләре техникумында белем ала.
- Безнең әни барысыннан яхшырак, - ди Лена. - Ул барыбызны бертигез ярата, гел иркәли, назлап тора...
Шушы кызга аерым тукталасы килә. Ул вакытта әле Елена Александровнаның үз балалары булмаган. Иренең сеңлесе кызын беразга гына карап тора алмассыңмы, дип үтенгән. Үзе исә сөткә, дип чыгып киткән. Берничә көннән соң гына әйләнеп кайткан... Бу хәл тагын берничә тапкыр кабатланган. Моңа ничек түзәргә кирәк? Әнә шулай итеп Ленаны һәм аның апасын тәрбиягә алып, үз гаиләләренә сыендыралар.
- Барысы да үзебезнең балалар, - дип елмая Елена Александровна, - барысын да яратабыз.
Әлбәттә инде, зур гаиләнең мәшәкатьләре дә аз түгел. Валентина, мәсәлән, күп нәрсәне әзерләргә һәм пешерергә шушы йортта өйрәнгән. Хәзер инде Еленага күбрәк Лена булыша. Хәер, кухня тирәсендә эш һәркемгә дә җитәрлек. Беренче һәм икенче ризыклардан тыш, Семеновлар өстәленнән камыр ризыкларының да өзелгәне юк. Елена Александровна үзе ашарга пешерүнең бер кыенлыгын да күрми. Киресенчә, бу аның яраткан шөгыльләренең берсе.
- Беркайчан ярымфабрикатларга кызыкмадым, сатып алганым да юк, - ди ул. - Барысын да үзем әзерлим, үзеңнеке күпкә тәмлерәк була ул.
Семеновлар үз хуҗалыкларында тавык һәм дуңгыз асрыйлар, бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Ә менә бәрәңгене кырга утырталар. Гаиләдә барысы да хезмәткә кече яшьтән өйрәнеп үскән. Станислав, мәсәлән, хуҗалык эшләрендә теләп ярдәм итә, кирәк булса өйне җыештырудан да оялып тормый, спорт белән шөгыльләнә. Җәйге каникуллар вакытында эшләп тапкан акчасына кыйммәтле телефон сатып алган. Әти-әнисенә Максим да теләп булыша. Өйдә һәркем эшләргә тиеш, ди ул.
- Елена Александровна үз эшенә җаваплы карый, балаларның яраткан кешесенә әйләнде, - ди аның турында балалар бакчасы мөдире Светлана Перегудова.
Елена Александровнаның йөзеннән нур бөркелеп тора. Ул һәр баланың киләчәге турында уйлый. Мәсәлән, кызына озакламый махсус программа буенча фатир бирергә тиешләр, тик моның өчен башка шәһәргә күчеп китәргә туры киләчәк. Кечкенә кызлары Елена да кайгыра, әти-әнисе яныннан беркая да китәсе килми. Әйе, аңа бик кыен булачак, әнисенең җылы кочагын гомер буе сагынып яшәр әле ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев