“Балалар бакчасында күңелле...”
Хәзерге вакытта Татарстанда утызлап республика Президенты программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - яңа балалар бакчалары төзү. Ул мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чиратны юкка чыгарырга тиеш. Яр Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасы әнә шул максаттан чыгып төзелде. Барлыгы соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты исәбенә 200дән артык мәктәпкәчә учреждениеләр ремонтланды һәм ачылды, шуларның...
Безнең районда да мәктәпкәчә белем бирү системасында уңай үзгәрешләр бар. Мәсәлән, 2011 елда безнең шәһәрдә истәлекле вакыйга булды: республика "Бәләкәч" программасы буенча 110 урынга исәпләнгән "Родничок" балалар бакчасы ачылды. Элеккеге урта мәктәп бинасын реконструкцияләү өчен республика бюджетыннан 37,6 миллион сум акча бүлеп бирелде. Биредә бик зур эшләр башкарылды һәм нәтиҗәдә балалар өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылды. Балаларның уен һәм йокы бүлмәләре, музыка залы, ишек алдында спорт - күңел ачу комплексы - болар барысы да заманча таләпләргә җавап бирә. Бинаның беренче катында идән астан җылытыла, бөтен бүлмәләр эчтән зәвык белән бизәлгән, санитар бүлмәләрдә раковиналарга кадәр төрле биеклектә куелган. Нәниләр бакчага бик теләп йөриләр.
- Улыбызның бу бакчага йөри башлавына ике ел булды, - ди икмәк комбинаты бухгалтеры Наталья Битунова. - Монда балалар өчен бөтен шартлар тудырылган, алар тәрбиячеләрнең игътибар үзәгендә яшиләр, бакчага рәхәтләнеп йөриләр...
Иң мөһиме - "Родничок" балалар бакчасы ачылу белән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен чират бетте дияргә була.
- Хәзер шәһәрдә балаларны бакчага урнаштыру өчен чират юк,- ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин.- Быел "Теремок" базасында элеккеге приют биләп торган бүлмәләрдә тагын өстәмә рәвештә ике группаның ачылуы да моңа ярдәм итте. Аны ремонтлау өчен җирле бюджеттан 300 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде.
"Теремок" балалар бакчасына да күптән түгел капиталь ремонт ясалды. Аның түбәсен яптылар, бүлмәләрне яхшылап эшләделәр. Хәзер "Колосок" балалар бакчасына зур ремонт ясалырга тиеш, моның өчен республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бирелде. Ә 2016 елда "Солнышко" балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, бу эшләр өчен республика программасыннан 9,5 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Әйе, күп кенә мәктәпкәчә балалар учреждениеләре соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде һәм бу бик күңелле хәл.
Владимир Корнилов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев