Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдынгы комбайнчыларга – премияләр

Казанның Игенчеләр сараенда "Иң яхшы комбайнчы-2017" республика конкурсына йомгак ясадылар һәм җиңүчеләргә тантаналы шартларда сертификатлар тапшырдылар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Республиканың иң яхшы 200 комбайнчысын 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде. Бөртекле культураларны урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторлар турындагы мәгълүматларны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җыеп барды. Шунысы куанычлы, аграр министр безнең районның уңган игенчеләре - Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары Сергей Макаров белән Александр Субботкинга да премияләр тапшырды. Сергей Юрьевич, мәсәлән, конкурс положениесендә каралганча, үзйөрешле чапкычта эшләүчеләр төркемендә билгеләп үтелде. Ул "МакДон-105" комбайны белән 1300 гектардан артык игенне теземнәргә салган. Александр Владимирович исә "Дон-1500" комбайнында 2800 тоннадан артык бөртек суктырган.
Сүз дә юк, мондый югары нәтиҗәләргә ирешү өчен механизаторларга күп тырышырга туры килгән. Бу хакта үз чыгышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов да әйтеп узды һәм басулардан 5 миллион тонна ашлык җыеп алуга ирешкән республика игенчеләренә тирән рәхмәтен белдерде. Быел Александр Планин хуҗалыгында да әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Бөртекле культураларның уңышы һәм җыеп алынган ашлык күләме буенча хуҗалык районда алдынгы урыннарның берсен били. Монда инде, әлбәттә, Сергей Макаров белән Александр Субботкин кебек фидакарьләрнең дә өлеше зур.
Тәҗрибәле игенчеләр елның-елында урып-җыю эшләрендә актив катнашалар һәм намуслы хезмәтләре белән башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Димәк, Президент премиясе бу уңган механизаторларга очраклы тапшырылмаган, моны аларның хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя дияргә була. Киләчәктә дә алар үзләренең осталыкларын эштә күп расларлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев