Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзен яхшы яктан гына күрсәтте

Артем Татарников - Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгының иң яшь механизаторы.

Аңың карамагына тагылма җайланмалары белән МТЗ-80 һәм МТЗ-1221 тракторлары ышанып тапшырылган. Мәсәлән, язын һәм көзен Артем туфракны бөртекле культуралар чәчүгә хәзерли. Моннан тыш, печән һәм башка йөкләр ташый.
Кыш көне дә Артемның эшсез утырганы юк, үзе эшләгән техниканы ремонтлый. Яшь механизатор техника белән идарә итүдән башка, аны сүтеп җыю, төзәтү белән дә мавыга. Мәсәлән, кыш көне ул иске ГАЗ-53 машинасын төзәтеп куйган.
Артем кечкенәдән үк велосипед, мопед, мотоцикл кебек техникага мөкиббән булган. Үсә төшкәч, әтисе Сергей Борисович аны машина йөртергә, шул исәптән КамАЗ кебек зур йөк машинасы белән идарә итәргә өйрәтә. Тармак технологияләре техникумына укырга кергәндә егет шактый тәҗрибә туплаган була. Монда ул машиналар ремонтлау буенча слесарь һәм ягулык салу станцияләре операторы һөнәре алып чыга. Алар группасы дәүләт имтиханын Нурлатта тапшыра, Артем монда бик яхшы билгеләре генә ала. Укып чыкканда дипломнан тыш, җиңел машина белән идарә итү таныклыгы бирәләр. Ул хәзер дә укуын дәвам итә. Киләчәктә зур йөк машиналары, шул исәптән прицеплы машиналар йөртергә хыяллана.
- Механизаторыбыз яшь булса да, эшенә җаваплы карый торган, булдыклы егет, - ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Сергей Юрков. - Артем башкаларга да ярдәм итәргә тырыша, коллективта эшләү өчен бу бик кирәкле сыйфат...
Сайлаган һөнәреңне теләп башкарсаң, бик әйбәт. Артем Татарников та хуҗалыкта тырышып эшләп, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Димәк, бу эшне сайлап ул ялгышмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев