Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Закон таләпләре үтәлергә тиеш

Бу дүшәмбедә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Аның эшендә авыл җирлеге башлыклары, район хезмәте, хокук саклау органы вәкилләре катнашты.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Евгений Купоросов сораштыру нәтиҗәләреннән чыгып, район халкының җирле үзидарә органнары эшеннән канәгать булу-булмавы белән таныштырды. Безнең район һәм республика белгечләре үткәргән коррупциягә каршы мониторинг барлык тармакларны - мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау, юл төзелеше, газ, социаль хезмәт һәм башка тармакларны үз эченә алган. Халыкның хакимияткә ышанычы 2015 ел белән чагыштырганда 3 процентка артуы билгеләп үтелде (59дан 62 процентка). Ләкин проблеманы авыл җирлекләре буенча тикшереп карасаң, кайбер тармаклар буенча бу күрсәткечнең кимүе күзәтелә. Авыл җирлеге башлыкларына моңа зур игътибар бирергә, халыкның хакимияткә ышанычын киметүче сәбәпләрне билгеләп, аларны бетерү өчен тырышырга кирәк.
Коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру кысаларында төрле чаралар кабул ителә. Мәсәлән, норматив-хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясалган, ун норматив документ кабул ителгән, башка эшләр башкарылган.
Су һәм урман законнарының үтәлеше белән утырышта катнашучыларны милек һәм җир хокуклары палатасы рәисе Равил Галәветдинов таныштырып үтте.
Утырышта катнашучылар барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул иттеләр.
Чарага район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Ул гамәлдәге закон таләпләренең төгәл үтәлергә тиешлеген һәм бу тармакта контрольнең көчәйтеләчәген билгеләп үтте.
Фото: https://kprf.ru/ruso/142372.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев