Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз дигәненә ирешә торган кеше

Павел Вакуров - "Сувар Б" җәмгыятендә эшләүче алдынгы шоферларның берсе. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча ул районның Мактау тактасына кертелгән.

Владимир Корнилов.
«НЖ».
Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайтканнан соң Павел кая эшкә урнашыйм, дип озак уйлап тормый. Танышлары юллар төзүче "Дорстрой" оешмасына барырга киңәш итә. Әтисе - тракторчы Михаил Вакуров та озак еллар биредә эшләп, хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Хезмәт юлын яңа башлаучы яшь шоферлар өчен ул һәрчак үрнәк булып тора.
Павелның да шушында эшли башлавына ундүрт ел тулган. Бу вакыт эчендә оешмада күп үзгәрешләр булса да, сайлаган һөнәренә тугры кала ул.
Башта авыр йөк сыйдырышлы "КамАЗ" машинасын йөртә. Үзен "Газель" шоферы сыйфатында да сынап карый. Әмма яңадан йөк машинасына күчеп утыра. Йөкләр алып кайту өчен аңа республиканың төрле почмакларында күп булырга туры килгән. "КамАЗ"ына өстәмә прицеп тагып ерак рейсларга да еш чыга. Күбесенчә юллар ремонтлау һәм төзү өчен кирәк булган йөкләр ташый ул. Бүген, мәсәлән, Павел башка шоферлар белән Болгардагы йөк причалыннан Иске Рәҗәпкә вак таш ташый. Биредә урамнарны тиешле тәртипкә китерү өчен 4300 тонна материал кирәк булачак. Шоферлар биш машина белән көн саен 150 тонналап таш китерәләр.
- Көненә өчәр рейс ясарга туры килә, - ди Павел. - Күп нәрсәләр исәпкә алына - җәйнең санаулы көннәре тиз үтә, һава торышы да гел син дигәнчә тормый. Бу эшне ике атна эчендә башкарып чыга алырбыз, дип уйлыйм.
Аңа тапшырылган һәр эшнең вакытында үтәләчәгенә шик юк. Тырыш, уңган һәм үз бурычына җаваплы караган егет күп нәрсәнең үз хезмәтенә бәйле булуын яхшы аңлый. "Сувар Б" җәмгыяте җитәкчесе Арутюн Багдасарян һәр вакыт аның хезмәтенә югары бәя бирә:
- Павел - тырыш шоферларның берсе. - Үз эшен биш бармагыдай яхшы белә, беркайчан да карышып тормый, ни кушсаң, шуны зур төгәллек белән үти. Гомумән, ышанычны һәрвакыт аклый…
Юллар төзү оешмасында эшләү елларында Павелга рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килгән. Хәзер инде аны һич икеләнмичә үз эшенең остасы, дип атарга була. Машинасы һәрчак төзек, төнлә кушсалар да юлга чыгып китәргә әзер тора. Хезмәттәшләренә дә конкрет эш яки киңәшләре белән ярдәм итәргә вакыт таба. Тынгысыз җанлы, үз дигәненә ирешә торган кеше ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев