Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз бурычларына җаваплы карыйлар

Владимир Артюшин белән Павел Башкиров электромонтер һөнәрен сайлауларына үкенмиләр. Икесе дә Спас РЭСы филиалында инде биш елдан артык эшлиләр.

Ирина Телицына
Павел Башкиров мәктәпне тәмамлаганчы ук электрик һөнәре белән яхшы таныш була. Әтисе Анатолий Михайлович үз вакытында көнкүреш техникасын ремонтлаган, электр чыбыкларын кертә белгән. Павел да бу эшләрдә әтисенә ярдәм итә, шактый эшкә өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рязановка техникумына укырга керә һәм электромонтер белгечлеге ала, аны тәмамлаганнан соң, Спас район электр челтәре оешмасында электр счетчикларына хезмәт күрсәтүче электромонтер булып эшли башлый.
Ул трансформатор подстанцияләренә хезмәт күрсәтә, шәһәрдә һәм районда аларның саны ике йөздән артык. Моннан тыш, Павел план буенча электр счетчикларын алыштыра, аларны челтәргә тоташтыру һәм өзү белән дә шөгыльләнә. Ә болар барысы да кешедән хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә торган четерекле эшләр.
- Мин бу һөнәрне сайлап дөрес эшләдем, - ди ул. - Электр энергиясеннән башка яшәүне хәзер күз алдына да китереп булмый, шуңа күрә электромонтерлар һәрвакыт кирәк булачак.
Ул дус һәм бердәм коллективта эшли. Тәҗрибәле остазлар һәрвакыт киңәш бирергә дә, ярдәмгә килергә дә әзер. Иң мөһиме - ул җаны теләгән эш белән шөгыльләнә. Осталыгын тагын да камилләштерергә теләп, Павел Казан энергетика университетына укырга кергән. Шулай итеп, буш вакыты калмый да диярлек. Ә инде бераз вакыты булса, ул балыкка йөрергә ярата.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Владимир Артюшин да электромонтер эшенең кирәклеген яхшы аңлый. Ул шәһәр һәм район авылларына хезмәт күрсәтүче оператив-күчмә бригада составында эшли. Ә бу бригада - электр челтәрләре өчен үзенә күрә ашыгыч ярдәм. Аның составына кергән ике электромонтер сменалап кизү торалар, бүлгеч челтәрләрдә нинди дә булса авария килеп чыкса, шунда ук килеп җитәләр. Аварияләр электр чыбыклары өзелү, аларның бер-берсенә тиюе, башка сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин, мондый очракта торак пункт шунда ук утсыз кала. Электромонтер зарарланган урыннарны билгеләргә һәм килгән зыянны мөмкин кадәр тизрәк бетерергә тиеш. Бу эшләрнең барысын да багана башында башкарырга туры килә. Шуңа күрә Владимирга тәҗрибә генә түгел, физик яктан чыдам, түземле булырга да кирәк. Шулай ук команда белән эшли белергә, үз алдыңа куелган бурычларны аңлап, аларны җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Ә Владимирда бу сыйфатларның барысы да җитәрлек. Эш стажы зур булмауга карамастан, бу система хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык ярышларында да катнашкан.
Буш вакытында Владимир Валерьевич үзенең йортын төзү белән мәшгуль. Хатыны Александра белән улы Юрий да йортның төзелеп бетүен түземсезлек белән көтәләр.
- Безнең системада очраклы кешеләр эшли алмый, - ди өлкән инженер Константин Молодов егетләр турында. - Алар икесе дә бурычларына җаваплы карыйлар, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар...
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев