Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югалтуларсыз эшлиләр

Аграмак авылыннан Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре үстерелгән уңышны югалтуларсыз һәм үз вакытында җыеп алу өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.

Тәлгат Җамалетдинов.
"НЖ".
- Быел уңыш мактанырлык түгел, - ди Тәлгат Әнвәр улы. - Һава шартлары игеннәр өчен бер дә яхшы булмады. Бездә җәй башында гына бер тапкыр яңгыр явып үтте, шуңа күрә бөртеклеләр буйга үсмәде, башаклар да тулы түгел... Шуңа карамастан, хуҗалыкта 50 гектар мәйдан биләгән көзге арышның уңышы гектарыннан 25 центнер тәшкил итә. Аны беренче чиратта суктыра башладылар. Вячеслав Төхвәтуллин үзенең ярдәмчесе Артём Кудряшов белән бергә бер көн эчендә 50 тоннага якын ашлык суктыра. Моннан тыш, хуҗалыкта бер генә комбайн - 1988 елгы "Дон-1500" булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Механизаторларның тырышлыгы аркасында ул әле дә сафта. Дөрес, хуҗалыкта тагын бер шундый машина бар, тик аны ремонтлау өчен шактый күләмдә акча кирәк. Хуҗалыкта комбайнчыларга эш күп булачак, чөнки бөртеклеләр хуҗалыкта 542 гектар мәйдан тәшкил итә.
Николай Барабанов КамАЗ белән ашлыкны ындыр табагына ташый. Монда ашлыкны сортировка җайланмасы аша чыгаралар, бу машинаны уракка Артем Кудряшов ремонтлап куйды. Машина җитештерүчән эшли. Ындыр табагы эшчеләре Александр Бухлов, Минсабир Фәйзетдинов, Наталья Барышева эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Эшкәртелгәннән соң уңышның бер өлеше саклауга салына, ә бер өлешен икмәк кабул итү предприятиесенә җибәрәләр.
Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар урак эшен бераз үзгәртте. Ашлыкның дымлылыгы күтәрелгәнлектән, ындыр табагында эш бермә-бер артты. Монда, түбә астында чәчүлек материалын хәзерлиләр, аның сыйфатын хуҗалык җитәкчесе үзе тикшереп тора. Башка игенчеләр кебек үк, ул да хәзерге вакытта ашлыкка куелган сатып алу бәяләре белән килешми. Ләкин берни дә эшләп булмый... Ә бит фермер күбесенчә төп продукция - ашлык сату хисабына яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уңыш