Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йортлар тәртипкә китерелә

Пушкин урамындагы ике катлы 26 нчы йортта капиталь ремонт эшләре бер атна элек башланды.

Ремонтны "Сувар Б" җәмгыяте подряд оешмасы эшчеләре алып бара. Алар моңарчы да байтак объектны тиешле тәртипкә китерде. Бу инде төзүчеләрнең тәҗрибә туплавы турында сөйли. Димәк, тапшырылган эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Бу көннәрдә алар түбәне алыштыру белән мәшгуль. Шулай ук вентиляция торбаларын сүтеп яңасын урнаштыру, подвал бинасын өлешчә ремонтлау да күздә тотыла. Кыскасы, башкарасы эшләр җитәрлек. Бары тик бу объектта гына да 4 миллион сумлык эш башкару планлаштырылган.
Бу әле агымдагы елда торак ремонтлау өчен каралган акчаның яртысы гына. Әлеге программа кысаларында Пионер урамындагы биш катлы 31 нче йортта да ремонт эшләре дәвам иттереләчәк. Биредә гомуми кулланудагы электр белән тәэмин итү системасын, подвалдагы җылыту торбаларын да тәртипкә китерергә туры киләчәк. Подвалга керү урынына түбә кору, йортның тышкы ягын рәтләү дә ремонт эшләре планына кертелгән. Аерым алганда, подъездлардагы тәрәзә яңаклары алыштырылачак, балконнар профнастил белән тышланачак.
Ишегалды территориясен төзекләндерүгә дә зур игътибар биреләчәк.
Бу эшләрне исә башка коллектив -"Спасагрострой" җәмгыяте башкарып чыгарга тиеш.
Рәсемдә: "Сувар Б" җәмгыяте төзүчеләре бригадасы бригадиры Шамил Сафиуллов. Бу коллективта шулай ук аның бертуганнары Илсур белән Камил Сафиулловлар, шулай ук Рәфыйк Миннебаев белән Сергей Никифоров та эшли (сулдан уңга).
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзү