Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Йолдызлы утрау” – бер гаилә кебек... (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Болгар" балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә өченче сменаны ачу тантанасы булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Гомуми линейкада алтмыштан артык укучы катнашты. Алар "Биш йолдыз", "Push up" һәм "Галактика йолдызлары" исемле өч отрядка бүленгән. Отрядлар бер-берләреннән укучылар өстендәге зәңгәр, сары һәм кызгылт - сары төстәге футболка һәм кепка белән аерылып тора. Район башлыгы Камил Нугаев укучыларга һәм аларның остазларына саф һавада яхшылап ял итүләрен һәм көч туплауларын теләде. Лагерь директоры Любовь Вафина укучыларга унсигез көн дәвамында бер-берегез белән дуслашырсыз, кояшта кызынып чыныгырсыз, табигать кочагында ял итәрсез, дигән теләкләрен җиткерде. Янәшәдә генә урнашкан республика "Яңа буын" туган як тарихын өйрәнүчеләрнең палатка лагеры вәкиле дә укучыларны өченче смена ачылу тантанасы белән тәбрик итте һәм җәйге каникулларның күңелле, файдалы үтүен теләде.
Өченче "Йолдызлы утрау" сменасы - иҗади смена. Укучыларны алда сынлы сәнгать, хореография, музыка, чәч толымын үрү, спорт чаралары һәм башка дәресләр буенча мастер-класслар көтә. Укучыларның остазлары да смена файдалы һәм истә калырлык итеп үтсен өчен күп тырышачак. Әйтик, аларның күпчелеге кайчандыр шушы лагерьда ял иткән, хәзер инде бирегә вожатыйлар булып эшкә килгән. Шулар арасыннан студентларны, икенче класстан башлап шушы лагерьда ял иткән Светлана Молодованы һәм Дарья Бердникованы билгеләп үтәргә мөмкин. Алексей Гурьянов белән Наталья Луцкова быел үз белгечлекләре буенча диплом алганнар.
Балалар белән эшләүдә тренер Наталья Бердникова, педагог Ирина Баландина, физик культура инструкторы Эдуард Малыгин, мәктәптә укыган елларында лагерьда ял итәргә яраткан, хәзер инде педагог-оештыручы Варвара Лисюкның да туплаган тәҗрибәсе зур.
- Лагерьга бик теләп килдем, - ди ул. - Укучылар сынатмас, барлык чараларда да актив катнашырлар, дип ышанам...
Идел янындагы төз наратлар, башларын күккә чөеп үскән ап-ак каеннар арасында урнашкан лагерьда укучыларга чыннан да күңелле. Бу хакта "Биш йолдыз" отряды кызлары да сөйләде. Аделия Әхмәдуллина биредә моннан биш ел элек булган, быел тагын бик теләп ял итәргә килгән. Биш ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп сөенгән. Территориядә, мәсәлән, заманча яңа ике корпус төзелгән. Шуларның берсен әле узган ел гына файдалануга тапшырганнар.
Икенче корпуста укучылар әле быел гына яши башлаган. Йокы бүлмәләрендә яңа бер урынлы караватлар, кирәк-яракны саклау өчен тумбочкалар урнаштырылган. Гардероб бүлмәсе, салкын һәм кайнар сулы санузел, душ кабиналары бар. Тәрәзәләрдәге матур пәрдәләр дә ерактан ук күренеп тора.
Лагерьда спорт белән шөгыльләнү өчен ике мәйданчык бар. Саф һавада отряд белән чаралар, шул исәптән дискотекалар уздыру өчен дә махсус урыннар каралган. Иркен ашханәдә кул юу өчен яңа раковиналар куелган. Укучыларны көненә биш тапкыр ашаталар, ашханәдә берьюлы барлык укучыларны да сыйдыра алырлык шартлар тудырылган. Менюга ит, балык, яшелчәләрдән әзерләнгән төрле салатлар, җиләк-җимеш, эчемлекләр һәм башка ризыклар кертелгән.
Җәйге каникулларның бер өлешен лагерьда үткәрергә теләгән балаларга ял итү, күңел ачу өчен барысы да алдан әзерләп куелган. Алар биредә үзләрен тату бер гаиләдәге кебек хис итә. Әйе, сабакташлар, дуслар белән бергә аралашып яшәү ул күңелдә онытылмас хисләр калдыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев