Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әйләнгеч юл төзелә

Хәзерге вакытта Ясачка тирәсендә Базарлы Матак-Болгар трассасында әйләнеп үтә торган юл төзү эше бара.

Тиздән Ясачка елгасын чыга торган күпергә реконструкция ясый башлыйлар, юл төзү шуның белән бәйле. Күперне "Мостовик" оешмасы эшли, ә әйләнгеч юлны "Алексеевскдорстрой" ААҖ оешмасы эшчеләре төзи. Эшләр барлык технология таләпләрен күздә тотып башкарыла. Хәзерге вакытта юлның нигезен ясау өчен грунт ташыйлар, аннары юл өстенә вак таш җәелеп, яз көне асфальт түшәләчәк. Шулай итеп, әйләнгеч юл транспорт өчен проблемалар тудырмас. Су китүе өчен юл астына торбалар салынганлыктан, елгага да зыян килмәс.
Яңа күперне киләсе елның июнь аенда файдалануга тапшырырга җыеналар. Аның ике ягындагы 500 метрлы участоклар барлык таләпләргә туры китереп эшләнәчәк.
Рәсемнәрдә: юл төзелеше бара; сулдан уңга Владимир Дудкин, каток һәм грейдер йөртүчеләр Илдар Сафиев белән Дмитрий Новиков.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев