Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышанычлы запас туплыйлар

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне чабу эше тулы көч белән бара. Тиздән сенаж салуга керешәчәкләр.

Олег Пахомов.
«НЖ».
Хуҗалыкта терлек азыгын хәзерләү һәрвакыт оешкан төстә, югары темплар белән башкарыла. Бу эштә фуражның үз фермаларына гына түгел, Спас ХПП ярдәмче хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен дә кирәк булуы исәпкә алына. Моннан тыш, шактый күләмдә ашлыкны шәһәр халкы сатып ала.
Печәнне быел МТЗ-82 тракторлары белән Владимир Пигалёв һәм Ринат Галәветдинов чаба. Ринат шулай ук иптәшләре белән бергә кипкән массаны ГВК-6 тырмасы белән теземнәргә җыя. Аннары Алексей Шмагин печәнне төргәкләргә пресслый, Альберт Рәхимов КамАЗларга төяп тора, ә машина йөртүчеләр Вадим Анохин белән Юрий Комиссаров аны саклау урынына ташый.
Хуҗалык агрономы Андрей Шиков сүзләре буенча, үлән быел яхшы үскән. Монда вакытында явып үткән яңгырлар үз ролен уйнаса да, игенчеләр үзләре дә зур тырышлык куйганнар: күпьеллык үлән мәйданнарын аммиак селитрасы белән тукландырып, сыйфатлы итеп тырмалап чыкканнар. Люцерна һәм кындыракның һәр гектарыннан 25 центнер чамасы печән алына, эспарцетның уңышы тагын да югарырак булырга охшаган. Болыннарның барысы да чабылып бетмәгән булса да, инде 100 тонна чамасы хуш исле печән хәзерләп куелган. Күпьеллык үләннәр хуҗалыкта 166 гектар били, быел яз тагын 100 гектар чамасы өстәмә чәчкәннәр.
Күпьеллык үләннәрдән тыш, сенажга вика һәм солыдан торган берьеллык үләннәр массасы да җибәреләчәк, алар быел 100 гектар чамасы били. Башка елларда техниканы читтән китерергә туры килсә, узган елда сатып алынган азык җыючы "Полесье" комбайны бу эшне тулысынча үз көчләре белән башкарып чыгарга ярдәм итә.
Быел беренче тапкыр хуҗалыкта силос та салырга җыеналар, бу максаттан тагын 100 гектарга кукуруз чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК