Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь булса да сынатмый

"Болгар Арыш" җәмгыятендә механизатор булып эшләүче Михаил Башкировның тәҗрибәсе зур булмаса да, үзен тырыш һәм оста эшче итеп күрсәткән. Аңа агрофирмада иң катлаулы эшләрне ышанып тапшыралар.

МТЗ-1221 тракторлары отряды составында ул язгы-җәйге кыр эшләрендә актив катнаша: бөртекле һәм азык культурлары чәчүгә туфрак хәзерли, печән чаба, башка җаваплы эшләрдән дә читтә калмый. Үзенә ышанып тапшырылган техникадан сакчыл һәм нәтиҗәле файдаланырга тырыша.
Хәзерге вакытта Михаил тракторын язгы чәчүгә хәзерләп куйган. Декабрьдә ул аны җәйге эшләр чорыннан соң тулысынча тәртипкә китергән.
Двигательгә капиталь ремонт ясаган, башка кимчелекләрне бетергән. Хәзерге вакытта ул отрядтагы хезмәттәшләре белән бергә тагылма инвентарьларны язгы кыр эшләренә хәзерләү белән мәшгуль.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X