Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яхшы сыйфатлы, тигез булсын

Шәһәр урамы юлларындагы чокыр-чакырларны тәртипкә китерү эше төгәлләнеп килә.

Хәзерге вакытта үзәк һәм кайбер башка зур урамнарда эшләр бетте. Юл өсләре тигезләнеп, яхшырып китте, ә бу инде транспорт йөрү өчен дә, кешеләргә дә бик уңай булачак, юлларда аварияләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.
"Сувар Б" оешмасы коллективы апрельнең өченче ункөнлегендә үк район үзәгендә эшкә керешкән иде. Башта үзәк урамнардагы бордюр яннарын чистартып чыктылар, аннары Хирург Шеронов урамында җимерелгән асфальтны алып ташладылар, чокырлар ясау эшенә керештеләр. Быел яз шәһәр юлларына 300 тонна асфальт-бетон катнашмасы җәю күздә тотыла, Антон, Олег Кошевой урамнарына вак таш җәеләчәк.
Шәһәр урамнарына юл билгеләренең яңалары куела, юл аша чыгу урыннарында сызыклар ясалачак. Моннан тыш, бу оешма эшчеләре район юлларындагы күперләргә һәм барьерларга куелган рәшәткәләрне сылау һәм буяу белән мәшгуль. Ә җәен исә Иске Рәҗәптә урамнарга вак таш җәю (барлыгы 2,7 километр), анда юл билгеләре кую һәм су торбалары салу планлаштырыла.
Шәһәр юлларын ремонтлауда Рөстәм Зәйнуллин бригадасы мәшгуль. Алар барысы да бердәм, намус белән, үзләренә тапшырылган бурычның җаваплылыгын тоеп эшлиләр. Александр Пеньков карамагында махсус җайланма (фреза) куелган МТЗ-82 тракторы бар. Михаил Вакуровның шундый ук техникасы механик щетка һәм чүмеч белән җиһазландырылган. Бригада составында шулай ук юл эшчеләре Дмитрий Мартынов, Сергей Тюряков, КамАЗ йөртүче Дмитрий Крайнов эшли. Алар быелгы сезонга куелган бурычларны вакытында башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.
Рәсемнәрдә: тракторчылар Михаил Вакуров белән Александр Пеньков; бригада әгъзалары баш инженер Сергей Князев һәм бригадир Рөстәм Зәйнуллин белән алда торган эшләр турында сөйләшәләр; ремонт эшләре бара.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт

2
X