Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульяновск өлкәсе делегациясе – бездә кунакта

Чәршәмбе көнне Болгарда Ульяновск өлкәсе хакимияте делегациясе булып китте. Аңа "Алдынгы инициативалар, технологияләр, проектлар агентлыгы" генераль директоры, икътисад фәннәре кандидаты Сергей Галат җитәкчелек итте.

Килүнең төп максаты - туризм һәм социаль-икътисадый тармак үсешендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышу булды. Район башлыгы Камил Нугаев кунакларга безнең республикада эшләп килгән социаль программалар, Болгар Ислам академиясе һәм Идел буенда кунакханә комплексы төзелеше һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Ульяновск кунаклары, үз чиратында, аларда гамәлдә булган социаль проектлар, хәзерге вакытта нинди проектлар әзерләнүе турында сөйләделәр. Аерым алганда, сүз шәһәр янындагы "Иске Майна" табигать һәйкәле турында барды.
Очрашу барышында район җитәкчеләре һәм кунаклар бер-берсенә истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.
Рәсми өлештән соң делегация район башлыгы белән бергә кайбер җитештерү объектларының эше, шулай ук "Кол Гали" кунакханә комплексы, Болгар Ислам академиясе төзелеше, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының истәлекле урыннары белән танышып чыктылар.
- Татарстанга, сезнең якларга килү безнең өчен бик күңелле, - диде Сергей Галат. - Сездән күп нәрсәгә өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга була. Мондый хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйм.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X