Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңай якка үзгәрешләр күп

Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм район авылларында электр челтәрләренә реконструкция ясау эшләре актив алып барыла.

Бу юнәлештәге эшләрне "Энергостройсервис" оешмасы һәм районның бүлү челтәрләре бергәләшеп башкара. Иске җайланмалар яңа, сыйфатлы һәм ышанычлы җиһазларга алыштырыла. Заманча электр чыбыклары һәм баганалар кулланучыларны электр энергиясе белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава шартларында тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Соңгы шарт аеруча мөһим, чөнки табигатьнең "көйсезлеге" аркасында торак пунктларның озак вакытка утсыз калуын үз тәҗрибәбездә күрдек.
Бүгенге көндә Әҗмәр, Никольск, Гөлештә электр үткәргеч линияләр тулысынча алыштырылган, Аграмак белән Иске Рәҗәптә бу эшнең бер өлеше башкарылган. Шундый ук эшләрне якын арада Көек һәм Кураловода үткәрү планлаштырыла.
Болгарда соңгы вакытта дүрт заманча трансформатор подстанциясе куелды, алар ярдәмендә безнең тарихи комплексның яңа объектлары электр энергиясе белән тәэмин ителәчәк. Авыллар да игътибардан читтә калмый, анда ун трансформатор подстанциясе яңага алыштырылган. Электр челтәрләренә реконструкция эшләре моның белән генә төгәлләнми. Киләсе елда зур эш башкарып, шәһәрнең Крайний урамында яңа подстанцияне сафка кертергә җыеналар.
Бу уңай үзгәрешләрнең барысы да энергия белән тәэмин итү системасында хезмәт куйган кешеләрнең тырышлык нәтиҗәсе. Алар арасында РЭСның күчмә бригадасы электромонтёр-операторы Олег Чуксин һәм бүлгеч челтәрләр электромонтёры Александр Родионов та бар. Икесе дә бай тәҗрибә туплап, үз эшләрен намус белән һәм җиренә җиткереп башкаралар.
Рәсемдә: О. Чуксин һәм А. Родионов.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев