Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар...

Район үзәгеннән ерак булуга карамастан, Әҗмәр авыл җирлеге хакимият һәм инвесторлар игътибарыннан читтә калмый.

Ярдәм күрсәтү программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәм эшмәкәрләр тырышлыгы белән социаль тармак объектларына реконструкция ясала, аграр тармак үсә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар кабул ителә. Монда күптән түгел үткәрелгән семинарда сүз авыл халкы ихтыяҗларын тәэмин итүгә кагылган мәсьәләләрне уңай хәл итүгә, шулай ук җирле үзидарә проблемалары хакында барды.
Элек Әҗмәр һәм Вожи авылларына керү юллары зур проблемалар тудырды. Хәзер инде авылга керү, иң мөһим объектларга бару юлларына да асфальт җәелгән. Урамнарны кардан чистарту өчен авыл җирлеге карамагында трактор бар. Семинарда катнашучылар күз алдында Әҗмәр мәктәбе янындагы кар көртләрен тиз һәм әйбәт итеп чистартып чыктылар.
Әлеге чара мәктәпне караудан башланды. Бер үк бинада балалар бакчасы, клуб, китапханә урнашкан, тиздән фельдшер-акушер пунктын да шунда күчерергә җыеналар. Бу авыл бюджетының болай да аз акчасына экономия ясарга мөмкинлек биреп кенә калмыйча, реконструкция һәм ремонт ясаганнан соң тиешле шартлар тудырырга да мөмкинлек бирәчәк. Вожидагы мәктәп һәм балалар бакчасы, клуб тәртипкә китерелгән.
Элеккечә үк халыкның күпчелеге авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Тиешле шартлар тудырылуы монда кайчандыр "Болгар Арыш" ЯАҖ инвесторларын җәлеп иткән, аларның хәзер Вожида терлек симертү цехы эшли. Бүгенге көндә анда йөз илле баш чамасы үгез бозаулар асрыйлар, тагын бер цехка реконструкция ясаганнан соң, терлекләрнең баш санын өч йөзгә җиткерү күздә тотыла. Бөтен мөмкинлекләр булганлыктан, авылның элекке сөт кабул итү пунктын инвестор сыр ясау цехы итеп үзгәртергә җыена.
Авыл эшмәкәрләренә дә эш җитәрлек. Былтыр җирле фельдшер Нина Барашина ире Владимир белән "Эш башлаучы фермер"дигән Россия программасы буенча миллион ярым сум чамасы грант алганнар. Хәзер алар берничә дистә мөгезле эре терлек сыя торган үз фермаларын төзү өчен хәзерлек эшләре алып баралар. Терлек үрчетү өчен ит токымлы берничә тана сатып алганнар. Күп кенә авыл кешеләренең җир пайларын үз карамагында калдырулары шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итә. Халык кулында дүрт дистәгә якын трактор бар.
Александр Бельбасов хуҗалыгы да тотрыклы үсә, мөгезле эре терлекләр үрчетүдән тыш, ул үзендә пилорам ясап, агач эшкәртә башлады.
Вожи авылында депо төзелүе янгын куркынычсызлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде. Ул оешканнан соң ике ел эчендә янгын сүндерү машинасы инде 25 тапкыр бездә генә түгел, күрше районнарга да янгын сүндерергә чыккан.
Әҗмәр авыл җирлеге тормышындагы уңай үзгәрешләр барлык проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел әле. Шактый кешенең эш эзләп читкә чыгып китүе, авылларда үлем-китемнең туган балалар саныннан артыграк булуы, балык тоту тармагында тәртип булмавы һәм башка проблемалар борчу тудыра.
Билгеле инде, җирле үзидарәнең генә бу проблемаларны хәл итәргә көче җитми. Шуңа күрә монда башка ведомстволар да үз өлешен кертергә тиеш, дип билгеләп үтелде семинарда һәм аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Рәсемнәрдә: ирле-хатынлы Барашиннар; янгын депосы хезмәткәрләре В. Барыгин һәм Г. Назаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев