Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сыйфатлы да, тәмле дә

Күптән түгел "Спас икмәк комбинаты" җәмгыяте 1 миллион 400 мең сумлык грантка ия булды. Ул конкурс нәтиҗәләре буенча бирелде һәм алар аны бизнес-план төзеп, якладылар.

Бу акчаны батоннар пешерү буенча яңа линия сатып алуга тотарга җыеналар. Ә ул, һичшиксез, предприятие җитештергән продукцияне тагын да төрләндереп, сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Биредә ассортимент даими яңартыла. Соңгы вакытта гына сату нокталарына көрпә кушып пешерелгән "Русь" икмәге, "Витушка" батоны, каймаклы кабартмалар, эремчекле "кармашка" кебек яңа сортлар чыгарыла башлады. Барлыгы икмәк комбинаты унга якын икмәк продукциясен эшләп чыгара. Элеккечә үк, арыш икмәген халык бик теләп сатып ала.
Чыгарыла торган алты төр макарон продукциясе, кондитер әйберләре дә кибет киштәләрендә озак ятмый. Кекслар, берничә сорт печенье, прәннекләр, төрле пироглар да сыйфаты буенча башка җитештерүчеләрнең продукциясеннән калышмый. Икмәк комбинаты продукциясе безнең районда һәм шәһәрдә генә түгел, Әлки, Иске Майна районнарына да җибәрелеп, анда да үз кулланучыларын тапты.
Предприятиенең генераль директоры Елена Мөхәммәтова билгеләп үткәнчә, коллективта технологик процессның бөтен нечкәлекләрен белгән осталар эшли. Алар сыйфатны тиешле дәрәҗәдә саклап, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар.
Рәсемнәрдә: М.Лукашова, О.Данилова, С.Голованова (өстә); (оста - сулдан уңга) Н.Калисанова; Е.Черникова.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев