Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы игенчеләре басуга чыкты

Узган чәршәмбе көнне Александр Планин фермер хуҗалыгы игенчеләре уҗым басуларын тукландыруга керештеләр.

Хуҗалык инженеры Игорь Планин әйтүәнчә, язның соң килүе аркасында, быел бу агрочараны үткәрүгә узган ел белән чагыштырганда биш көнгә соң тотынганнар. Шулай да көннәр яхшы торса, игенчеләр тукландыруны кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга җыеналар. Барлыгы аларга 850 гектар көзге бодай һәм 100 гектар күпьеллык үлән мәйданнарын тукландырырга кирәк. Һәр гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертелә. Моннан тыш, уҗым һәм сабан культураларның һәр гектарына 80 килограмм исәбеннән катлаулы ашламалар кулланырга җыеналар. Бу максаттан хуҗалыкта 410 тонна ашлама әзерләп куелган.
Быел хуҗалык «Туман-1» сиптергечен сатып алган, бу аларга эштә нык ярдәм итә. Сәгатенә 30 гектар җир эшкәртә торган үзйөрешле агрегат агрочараларны тизрәк башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Машина белән Александр Субботкин идарә итә, ашламаны МТЗ-82 тракторында Юрий Шамаев һәм Александр Бурмистров ташып тора. Төяп торучы Сергей Макаровка эштә Евгений Алексеев белән Владимир Сарычев ярдәм итә.
Хәзерге вакытта 210 гектар мәйданда уҗым культуралары тукландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев