Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ремонтны иртә башладылар

"Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары һәм машина йөртүчеләре тракторлар һәм КамАЗ машиналары ремонтлау эшенә быел гадәттәгедән алдарак керештеләр. Яңа елга кадәр алар авыл хуҗалыгы машиналарының күпчелеген тәртипкә китерергә җыеналар.

Предприятиенең автотранспорт паркы җитәкчесе Александр Артемьев сүзләренә караганда, ремонт эшләре өчен барлык шартлар тудырылган. МТЗ-1221 тракторларын төзәтә торган бокста металлдан ясалган зур мич тора. Бу бөтен бинаны утын белән җылытырга мөмкинлек бирә. КамАЗларны ремонтлый торган гараж өчен җылыту пушкасы сатып алганнар.
Ремонтчыларның штаты тулысынча комплектлаштырылган. Эретеп ябыштыручы Олег Бакашовка да, башка осталарга да эш җитәрлек. Ремонт өчен кирәкле җайланмалар барысы да бар.
- Техниканың күпчелеген кыш көне ремонтлау эшнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, - ди Александр Иванович. - Узган елларда ремонтның төп өлеше яз көне генә үткәрелә иде, ә техника паркы шактый зур булганлыктан, кайбер эшләрне вакытында башкарырга өлгермәдек. Машиналарны чәчү башлангач тәртипкә китергән чаклар да булды.
Эшнең күп өлешен МТЗ-1221 тракторы механизаторларына башкарырга туры киләчәк. Хәзер бу машиналар авыл хуҗалыгы эшләрендә зур роль уйныйлар. Кыр эшләрен башкарганда төп нагрузка шушы тракторларга туры килә: чәчәләр дә, дисклыйлар да, культивация дә ясыйлар, тырмалыйлар да, печән дә чабалар, пресслыйлар да, йөкләр дә ташыйлар. Шулай итеп, бөтен авыр эшләрне башкарырга туры килә. Кышын терлекчелек тармагына эшлиләр. Тракторларның техник яктан яхшы булуы һәм механизаторларның техникага сакчыл карашы озак вакыт җитди ремонт ясамыйча эшләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Минсабир Гайнуллин машинасы ремонтсыз ун елга якын, ә Анатолий Жуковныкы җиде елдан артык эшләгән.
Ләкин бу тракторларны да тәртипкә китерергә кирәк. Унөч машинаның алтысы инде бокска кертеп куелган (артыгын куярга урын җитми). Михаил Башкиров, Николай Бердниковка күп нәрсәләр эшләргә туры киләчәк, иң кыены Анатолий Жуковка төшә, ул двигательгә, сцеплениегә ремонт ясарга, мостларны алыштырырга тиеш. Механизаторлар Яңа елга кадәр тракторларны ремонтлап бетерәчәкләренә ышаналар.
- Әлегә бөтен эш план буенча бара, - ди комплекс җитәкчесе Николай Королёв. - Механизаторларның барысы да ремонт шартларыннан канәгать, алар үз эшләренең чын остасы. Һәм барысы да үз бурычларына җаваплы карыйлар.
Рәсемнәрдә: Николай Бердников, Олег Бакашов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X