Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Реконструкция тулы көч белән бара

Хәзерге вакытта шәһәрнең югары һәм түбән вольтлы электр үткәргеч линияләренә реконструкция ясаучы энергетикларның эше нык артты.

Бу эшкә барлыгы җитмешкә якын кеше җәлеп ителгән, аларның күпчелеге - "Энергостройсервис" белгечләре. Безнекеләргә дә эш җитәрлек, чөнки хәзерлек чаралары Спас районы электр челтәрләре хезмәткәрләренең тырышлыгы белән башкарыла. Эш көне буе туктап тормый. Кыш көне реконструкциягә бәйле эшләрнең 70 процентын башкарып чыгу күздә тотыла. Энергетиклар үз бурычларын вакытында башкарып чыгачак.
Моның өчен махсус техника - кран-автокүтәргечләр, бурлар, манипуляторлар һәм башкалар җәлеп ителә. Энергетикларның тырышлыгы белән бергә, болар барысы да реконструкцияне кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Күпмедер вакыт утны өзеп торырга туры киләчәк, шәһәр халкының күпчелеге моны аңлый, чөнки үзгәртүләрнең шәһәрне электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итүгә юнәлдерелгәнен яхшы белә.
Рәсемдә: шәһәр урамындагы баганаларда чыбыкларны алыштыралар.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев