Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре төгәлләнү алдында тора.
Ремонтны "Стройдорсервис" җәмгыяте алып бара. Безнең районда ул шактый эшләр башкарды. Яңа объектлар төзүдә дә, торак йортларга ремонт үткәрүдә дә төзүчеләр барлык эшләрне вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар.
Бу юлы да алар заказны җиренә җиткереп үтәделәр. Хастаханә җитәкчелеге бинаның эчке өлешен буяу-сылау эшләреннән канәгать. Биредә агач тәрәзә рамнарын пластикага алыштырганнар, яңа ишекләр куелган, идәннәр алыштырылган, бүлмәләр яңача бүленгән. Болар барысы да поликлиникага яңа төс өстәгән. Хәзерге вакытта биредә яңа җиһазлар һәм җайланмалар урнаштыра башладылар. Димәк, медицина хез-мәткәрләренә һәм авыруларга тагын да уңай шартлар тудырылачак.
Рәсемдә: (сулдан уңга) "Стройдорсервис" җәмгыяте мастеры Альберт Кәбиров, шомартучы-буяучылар Марат Салмухамбетов һәм Сергей Лыгин.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев