Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мондый хезмәттәшлек файда гына китерә

Быел Фәргать Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы рапс игү белән актив шөгыльләнә башлады.

Бу культурага авыл хуҗалыгы продукциясе базарында ихтыяҗ зур, моннан тыш, рапс үстерелгән басу киләсе елда бөртекле культураларның уңышын арттыруга ярдәм итәчәк. КФХ республикада рапс эшкәртүчеләрнең берсе булган "Тетра Инвест" ХК ҖЧҖ белән хезмәтттәшлек итә. Бу хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы.
Екатериновкадан ерак түгел урнашкан рапс мәйданнарын тырмалауны фирманың зона агрономы Фәрит Исхаков контрольдә тотып, шул ук вакытта хуҗалыкта культураны игү технологиясе башкарылуын да тикшерде.
- Безнең фирманың район авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, - ди ул. - Берничә ел элек кайбер хуҗалыклар белән эшләгән идек. Ул чакта барысы да канәгать булды дип уйлыйм. Шартлар шул ук калды: без чәчүлек орлыгы, агулы химикатлар, комбайннарны махсус иләкләр белән тәэмин итәбез, технология шартлары үтәлүне контрольдә тотабыз, билгеләнгән бәяләр буенча продукцияне сатып алабыз. Калган эшләрне партнёрларыбыз башкара.
Мөхәммәтов КФХсында быел рапс 800 гектар чамасы мәйдан били. Хуҗалык башлыгы бу культураны игүнең файдасы булыр дип өметләнә. Гектарыннан 12-13 центнер чамасы уңыш алганда да, аны сатудан алынган файда бөртекле культуралар, мәсәлән, бодай сатудан алынган керемнән күбрәк булачак. Моннан тыш, рапс шактый талымсыз, баллы үсемлек, ә аның саламын сарыклар бик яратып ашый. Район буенча барлыгы 3000 гектар чамасы рапс чәчелгән. «Булгар ВЗП», «Хузангаевский» хуҗалыкларында да бу культураны актив игәләр.
Бу эш өчен нинди дә булса аерым технология куллану таләп ителми, нигездә безнең механизаторлар уңышлы башкарып чыга ала торган агрочаралар ята. Ә алар тәҗрибәле, тырыш та булсалар, уңыш һичшиксез югары булачак. Мәсәлән, Фәргать Мөхәммәтов хуҗалыгында андыйлардан бертуганнар Рафик һәм Айрат Яруллиннарны билгеләп үтәргә була. Аларның, шулай ук барлык агротехника чараларын үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыккан башка игенчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә хуҗалыкта ел саен бөртекле һәм башка культуралардан югары уңыш алына.
Рәсемнәрдә: Р.Яруллин; Ф.Исхаков һәм Ф.Мөхәм-мәтов; А.Яруллин .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК