Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышка – тулы хәзерлек белән

Шактый күп яуган беренче кар "Сувар Б" оешмасы юлчылары өчен көтелмәгән хәл булмады. Иртәнге дүрттә кар чистартучы техника юлларга чыгып, эш көне башланыр алдыннан урамнарның күбесен чистартып өлгерде.

Предприятие инженеры Сергей Князев сүзләренә караганда, кышкы чор җәяү йөрүчеләр һәм машина йөртүчеләр өчен өстәмә мәшәкатьләр тудырырга тиеш түгел. Юлны һәм тротуарларны вакытында кардан чистарту өчен коллектив бөтен тырышлыгын куячак. Эшчеләр моңа әзер, ә булган техника юлларны тәртиптә тотарга ярдәм итәчәк.
Бу эштә калаклар куелган өч КамАЗ, калаклы һәм роторлы ике МТЗ-82 тракторы, ике автогрейдер, калаклы К-700, кул белән идарә ителүче өч кар чистарткыч һәм башка техника мәшгуль булачак. Техник база ышанычлы хәзерләнгәнлектән, соңгы еллардагы кышлар кебек экстремаль хәлләр килеп чыкса да алар артык зур проблема тудырырга тиеш түгел.
300 тонна ком-тоз катнашмасы хәзерләп куелган. Бозлавык вакытында юлларны тәртипкә китерү өчен бу тулысынча җитәргә тиеш.
Тракторчы Михаил Вакуровның бу эштә (өстәге рәсемдә) эш тәҗрибәсе зур. Үз карамагындагы МТЗ-82 тракторы белән ул иң җаваплы участокларда эшли. Аңа теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була.
Рөстәм Зәйнуллин белән Павел Лазарев та үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Алар кул белән идарә ителә торган кар чистарткычларда эшлиләр.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев