Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәккә карап эшлиләр

Отрада авылыннан Александр Спиридонов крестьян (фермер) хуҗалыгында сөт җитештерүне арттыру өчен ышанычлы азык базасы булдыруны үзләренең төп бурычлары итеп саныйлар.

Үткән ел нәтиҗәләренә караганда, аның фермасында мөгезле эре терлекләрнең баш саны берничә дистәгә арткан, хуҗалык җитәкчесе быел да шуның кадәр арттырырга исәпли.
Хәзерге вакытта фермада сиксәнләп сыер бар, аларның яртысы бозаулаган. Бүгенгә тулай савым 750 килограмм тәшкил итә, шуның 650 килограммы Димитровградтан килгән эшмәкәргә тапшырыла һәм хуҗалыкка шактый табыш китерә. Сөт сатудан кергән акча хезмәт хакын вакытында биреп барырга һәм башка кичектергесез эшләргә тотыла.
Сыер савучылар Татьяна Пантелеева, Елена Спиридонова һәм Зоя Мамедова үз эшләренә җаваплы карыйлар. Аларның тырышлыгы, осталыгы аркасында савым да әйбәт, бозаулар да таза, нык була. Шуңа күрә мондагы яшь бозауларны халык бик теләп ала: үгез бозауларны сөт имгәндә үк алып бетерәләр, үз эшчеләренә хезмәт хакы исәбенә дә бирәләр. Терлекләрне тиешенчә карап һәм шуның өстенә ышанычлы азык базасы белән биредә продуктлылыкны шактый арттыруга ирешәләр. Терлекләргә печән, силос һәм ашлык фуражы тиешле күләмдә бирелә.
Үткән ел хуҗалыкта бозаулар абзарына реконструкция үткәрделәр, чөнки бозаулар саны ел саен артканлыктан, урын җитми башлаган. Хәзерге вакытта биредә иллегә якын бозау бар һәм бозаулар абзары тулган. Бозауларны Татьяна Петровнаның кызы Светлана Фирсова карый, ул да нәкъ әнисе кебек, тырыш, уңган, үз эшенә җаваплы карый.
Хуҗалык җитәкчесе мөгезле эре терлекләрнең баш санын 200 башка җиткерергә исәпли, ә бу инде хуҗалык бюджетына өстәмә керем дигән сүз һәм үз эшен тагын да үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Рәсемдә: Т.Пантелеева.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК