Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәк– алар кулында

Үткән чәршәмбедә "Октябрь" кинотеатры залында "Яшьләр: үсешнең яңа баскычы" дигән студентлар һәм укучыларның беренче район форумы булды.

Анда тармак технологияләре техникумы студентлары, мәктәп укучылары, район яшьләр берләшмәсе вәкилләре катнашты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сәламләделәр.
Чыгыш ясаучылар безнең район яшьләренең районда гына түгел, республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда актив катнашуларын билгеләп үттеләр. Спортчыларыбыз, "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең республика телевизион фестивалендә катнашучылар да уңышлары белән сөендерә. Мәктәп думалары да уңышлы эшләп килә.
ТР аграр яшьләр берләшмәсе республика җәмәгать оешмасының Спас бүлеге рәисе Ринат Ваһапов республика авылларында яшьләр хәрәкәтенең үсешенә юнәлдерелгән эшләр турында сөйләде. Авыл яшьләрен борчыган проблемаларга аерым иѓътибар бирелде.
Балалар район думасы спикеры Регина Буторова думачыларның үз алларына куйган максатлары, үткәргән чаралары турында сөйләде.
Алар арасында "Игътибар! Монда ветеран яши!", "Ветеранны котла", "Бабама хат", "Үз шәһәреңне котла", "Укытучыңны котла" һәм башка темаларны үрнәк итеп китерергә була. 1нче мәктәптә актив эшләгән "Стоп" иҗтимагый форпосты балаларга тәртипне һәм дисциплинаны игътибар үзәгендә тотарга ярдәм итә. Һәр мәктәпнең үз традицияләре, укучыларга җәмәгать эшендә актив катнашырга мөмкинлек биргән оешмалары бар.
Район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Сергей Шитов яшьләргә үзе әгъза булып торган ТР иҗтимагый яшьләр палатасының эше турында сөйләде.
Форумның икенче өлешендә анда катнашучылар секцияләргә бүленеп, сәясәт, спорт, социаль, аграр тармак мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам иттеләр. Монда битараф кешеләр булырга тиеш түгел, яшьләрнең илебез тормышыннан читтә калмыйча, ныклы позициядә торуы һәм үзгәрешләрдән хәбәрдар булуы зур әһәмияткә ия. Илебезнең киләчәге- алар кулында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форум

2
X