Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иптәшләрем алдында ант итәм...

Кадет мәктәбенең иң яшь 28 укучысы Ватан Геройлары көнендә кадетлар анты бирделәр. Шулай итеп алар Россия кадетлар сафын тулыландырдылар.

Чара район Мәдәният йортында тантаналы шартларда үтте. Байрак тотып почётлы сак үткәндә укучылар үзләренең яхшы хәзерлеген күрсәттеләр.
"Кадетлар антын биргәч, сезне бөтенләй яңа тормыш көтә, - дип билгеләп үтте балаларны котлаганда район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов. - Сез бу җаваплы тормышны үз теләгегез белән сайладыгыз. Бу исемгә лаеклы булып, аңа беркайчан да тап төшермәгез һәм һәрвакыт башкалар өчен үрнәк булырга тырышыгыз!".
"Армиядб хәрби ант кабул иткән тантаналы мизгелләр әле дә хәтеремдә, - диде район башлыгы Камил Нугаев,- ул һәр егет кешенең хәтерендә мәңге сакланырлык тантана булды. Мин сезгә дә бу көнне хәтерегездә мәңге саклавыгызны, сез - кадетлар, Ватаныбызның булачак сакчылары булуыгыз белән горурлануыгызны телим..."
Кадетларны шулай ук дин вәкилләре - имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт белән Сергий атакай котладылар. Ата-аналар исә балаларны армия хезмәтенә яхшы хәзерләүләре өчен мәктәп коллективына рәхмәт белдерделәр. Бүгенге кадетларның күбесенең абыйлары бу мәктәпне тәмамлап, хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләре сафында намуслы хезмәт итәләр һәм кадет мәктәбенә рәхмәт белдерәләр. Монда алган күнекмәләр армия сафларында бик кирәк булачак.
Кадет антын кабул иткән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
* * *
Шушы ук көнне район башлыгы тулы Дан ордены кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол калган хатынының өенә барды.
Ул аны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, бу гаиләнең фидакарь хезмәте, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек теләп, бүләк тапшырды.
Шул ук көнне Татьяна Андреевна халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге туган якны өйрәнү музеенда оештырган яшьләр белән очрашуда катнашкан. Үзәк китапханәдә Изге Авраам чиркәве вәкилләре белән бергә оештырган тематик кичәгә кадет мәктәп-интернаты укучылары чакырылды.
Советлар Союзы Геройлары һәм тулы Дан ордены кавалерлары, Ватанны саклаганда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев