Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенченең тырышлыгы ырларыннан күренә...

Иске Рәҗәптәге Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы ашлык кабул итү предприятиесенә 800 тонна бөртек тапшырып, килешү буенча алган заем акчасын тулысынча түләп бетергән.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Күз тимәсен, быелгы урак искерәҗәплеләр өчен һәрьяктан караганда да уңышлы килде. Хуҗалык җитәкчесе дә, механизаторлар да үзләренең хезмәт нәтиҗәсеннән бик канәгать. Өметләр акланды, дияргә тулы нигез бар.
- Мондый бәрәкәтле елны хәтерләмим, - ди Вәгыйз Вәлиулла улы. Дөрес, тук башаклар үстерү өчен үзебезгә дә шактый тырышырга туры килде. Бөтен агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыкты...
Механизаторлар 270 гектарда үстерелгән көзге бодайны берничә көндә суктырып бетергән. Һәр гектардан 35 центнердан артык уңыш җыеп алганнар. Тулаем җыелган ашлык 900 тонна тәшкил итә. Аеруча арпа куандырган: һәр гектардан 40 центнердан күбрәк сыйфатлы бөртек чыккан.
Хуҗалыкта сабан бодаеннан да елына күрә яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәләр. Теземнәргә салынган карабодайдан да әйбәт чыгарга тиеш. Бу культураны шушы араларда суктырырга җыеналар.
Бу көннәрдә Илдар Гатауллин, Николай Королев, Рәшит Мингатин һәм Рәүф Зиннәтуллин "Дон -1500" комбайннары белән арпа суктыра. Зур тәҗрибә туплаган механизаторларның һәркайсы тапшырылган эшне йөз аклыгы белән үтәргә тырыша. Илдар Гатауллин, мәсәлән, урып-җыю эшләре башланганнан бирле 800 тоннадан артык ашлык суктырган. Рәүф Зиннәтуллин көненә 20 бункердан да күбрәк бөртек суктыра. Хәер, калган механизаторлар да техникадан оста һәм нәтиҗәле файдалана. Техника дигәннән, хуҗалыктагы урак машиналары заводтан моннан унбиш еллар элек эшләп чыгарылган. Шуңа да карамастан, кадерен белеп, саклап эш иткәнгә күрә, кырда җитди ватылып йөдәткәннәре юк. Бу исә алны-ялны белмичә басуда иген язмышын хәл итүче механизаторларның осталыгы ни дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтә. Әле бит тир түгеп эшләүче механизаторларның хезмәт хакы да әнә шул осталыкка һәм ахыр нәтиҗәләргә бәйле икәнлеген дә онытмаска кирәк. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, узган ел, мәсәлән, урып-җыюда катнашкан комбайнчыларның һәркайсына йөз мең сумнан артык хезмәт хакы түләнгән. Быел да аз булмаска тиеш, ни өчен дигәндә, һәркем югары җитештерүчәнлеккә ирешә.
ЗИЛ-133, ЗИЛ-130 һәм ГАЗ-53 автомашиналары белән басудан ындыр табагына ашлык ташучы Рәмис Сәмигуллин, Ришат Сафин һәм Рәфис Ибраһимовның хезмәте мактауга лаек. Басу белән ындыр табагы арасы якын булмаса да, алар көненә 200 тоннага якын ашлык кайтарырга өлгерә. Илнур Сәйфетдинов җитәкчелегендәге ындыр табагы коллективы быелгы уңышны кабул итүгә җитди әзерләнгән. Ашлык иң әүвәл ЗАВ-20 агрегаты аша чыгарыла, шуннан соң амбарларга салына. Басудан кайтарылган алтын бөртекләр тулысынча Илдар Исмәгыйлев, Зөфәр Закиров, Резедә Сәйфетдинова һәм Гөлфирә Баһманова кулы аша үтә. Хуҗалыкта чәчүлек материалының вакытында әзерләп куелуында да аларның өлеше зур. Механизаторлар Николай Королев, Илдар Гатауллин, Әмир Габделбәров К-700 һәм Т-150 тракторлары белән көзге культуралар чәчеләчәк мәйданнарны да бөтен шартына туры килерлек итеп эшкәртеп куйганнар. Шушы араларда хуҗалыкта чәчүгә керешергә җыеналар.
...Синоптиклар август азакларына кадәр җылы һәм кояшлы көннәр вәгъдә итә. Фаразлар рас килгән очракта, хуҗалык механизаторлары шушы араларда урып-җыю эшләрен тулысынча тәмамларга өлгерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев