Анастасия Викторовна Якимова быел район электр элемтәсе узелыннан алдынгылар слётына делегат итеп сайланды.
Аңа юкка гына мондый ышаныч күрсәтелмәде. Анастасия Викторовна инде 33 ел буе станция персоналының элемтә электромеханигы булып эшли. Хезмәттәшләре сүзенә караганда, бөтен элемтәнең үзәге бу цехта урнашкан, шуңа күрә хезмәткәрләр өстенә дә бик зур җаваплылык йөкләнә.
Анастасия Викторовна бу оешмага эшкә Казан элемтә электротехникумын тәмамлаганнан соң килә. Беренче чорда аңа хәзер лаеклы ялда булган өлкән остазлары - Людмила Волкова, Людмила Җуравлёва, Валентина Андреяновалар нык ярдәм итәләр.
- Билгеле, башта кыен булды, - дип искә ала Анастасия Викторовна. - Ул чакта эш тә катлаулырак иде. Бөтен җир автоматлаштырылганлыктан, хәзер эшләве җиңелрәк. Миңа компьютерны да өйрә-нергә туры килде.
Вакыт сиземи дә үтә. Хәзер инде Анастасия Викторовна үзе бу тармакка эшкә килгән яшь белгечләр белән тәҗрибә уртаклаша. Мәсәлән, Людмила Лукашина, Елена Норова монда күптән түгел генә килсәләр дә, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтергә өлгерделәр. Аларның барысы да үзләре алдында торган бурычны - өзлексез яхшы элемтәне тәэмин итәргә тырышалар.
Рәсемдә: А. Якимова эш вакытында.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев