Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәен тырышсаң, кышын – тук булырсың

Танкеевкадагы Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында терлекләргә кышлату чорына ышанычлы азык запасы булдыру өчен мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

Тәлгать ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Терлек азыгы әзерләүдә ышанычлы техника, тәҗрибәле механизаторлардан торган махсус звено шөгыльләнә. Николай Шемуратов СК-5 комбайнында печән чаба, тәмам кипшенеп җиткән массаны Хәбибулла Хисаметдинов теземнәргә сала, Сергей Семенов исә рулоннарга тыгызлап бәйли. Печәнне саклау урынына ЗИЛ-554 һәм ГАЗ-53 машиналары белән Евгений Антонов һәм Александр Варфоломеев ташып тора. Икесе дә уңган, беркайчан сынатмыйлар.
Быел хуҗалыкта күпьеллык үлән мәйданы 230 гектар тәшкил итә. Яңгырлар сирәк яуса да, печән кайбер урыннарда билгә кадәр җитә. Бүгенге көнгә биредә 150 тоннадан артык хуш исле печән әзерләнгән.
- Малларга кыш буе туйганчы ашату өчен ким дигәндә 300 тонна печән кирәк, - ди хуҗалык башлыгы Равил Бакиров. - Бу бурычны үтәү өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Иң мөһиме - механизаторлар тапшырылган эшнең никадәр әһәмиятле булуын яхшы аңлыйлар.
Хуҗалыкта шулай ук яфрак азык әзерләүгә дә елның - елында тиешле игътибар бирелә. Ул маллар өчен файдалы, витаминнарга да бай булуын онытмаска кирәк. Урман авылдан ерак түгел, техника да кул астында гына, яфраказык әзерләүнең никадәр мөһим булуын коллективка кат-кат аңлатып торуның кирәге юк. Биредә кыска гына вакыт эчендә 5 тоннадан артык яфрак азык әзерләп өлгергән-нәр.
Хуҗалык шәхси сектор турында да кайгырта. Бүген, мәсәлән, авылда терлек асраучыларның барысы да диярлек кирәк кадәр күләмдә печән белән тәэмин ителгән. Бер өлешен бушлай, калганын исә хезмәт хакы исәбенә биргәннәр. Үзара исәп-хисап ясауның мондый ысулы һәркемне канәгатьләндерә. Халыкны ашлык фуражы белән дә әнә шундый рәвештә тәэмин итәләр.

Бүген механизаторлар өчен һәр көн, һәр сәгать үтә кадерле. Әгәр бер басуда терлек азыгы әзерләсәләр, икенчесендә - көзге культуралар чәчү өчен пар җирләрен эшкәртәләр. Бу җаваплы эш тәҗрибәле механизатор Яков Семеновка йөкләнгән. Киләсе уңышның язмышы, билгеле инде, аның эшкә ничек каравына да бәйле булачак. Шуңа күрә әлеге агрочараны бар тырышлыгын биреп башкара. Т-150 тракторына таккан дискатор белән 200 гектарга якын туфрак эшкәрткән.
Атап әйткәндә, механизаторларның мәшәкатьләре җитәрлек. Алда әле тагын да җаваплырак имтихан көтә - урып-җыю эшләре башланырга тора. Хуҗалыктагы комбайннарның барысы да диярлек басуга чыгарга әзер, аларны соңгы кат карыйсы гына калган. Ындыр табагында да бераз эшләр бар әле. Вакыт ашыктыра, барысына да өлгерергә кирәк.
Рәсемнәрде: Николай Шемуратов; Хәбибулла Хисаметдинов; Сергей Семенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК