Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ел өметне аклады

Аграмак авылындагы Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бөртекле культуралар суктыруны август азакларында ук тәмамлады. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Быелгы уңышка аграмаклылар бик шат. Әйтик, узган ел бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан 19 центнер ашлык җыеп алган булсалар, быелгы нәтиҗә күпкә югары - 35 центнер тәшкил итә. Ә менә көзге бодай басуының һәр гектары 49 центнер бөртек биргән! Көзге арыш, сабан бодае, арпа культуралары уңышы да көткәннән күпкә артык булган. Быелгы һава шартлары борчакка да килешкән.
- Хезмәт куймыйча гына бернигә ирешеп булмый, - ди Тәлгат Әнвәр улы. - Узган ел элиталы арпа һәм сабан бодае орлыгы сатып алдык, һәр гектарга кирәк кадәр күләмдә минераль ашлама керттек. Язын барлык мәйданнардагы уҗымнарны технология таләпләре буенча эшкәрттек...
Сүз дә юк, хуҗалыкның бөртекле культуралар суктыруны районда беренчеләрдән булып тәмамлау өчен коллективның һәр уңганы үзеннән саллы өлеш керткән. Аеруча "Доминатор" комбайннары белән югары күрсәткечләргә ирешкән Василий Кафаров һәм Александр Барыгинның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Комбайнчыларның һәркайсы көненә 14-15әр бункер бөртек суктырган. Шуңа күрә Николай Барабанов белән Алексей Кафаровка кем әйтмешли, алсыз-ялсыз, көн дәвамында басудан ындыр табагына ашлык ташырга туры килгән. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы уңышының дымлылыгы тиешле нормадан югары түгел, аны киптерү өчен өстәмә чаралар күрүнең кирәге булмаган. Бодайның күпчелек өлеше өченче класс стандартларына туры килә. Димәк, мондый продукциягә ихтыяҗ да күбрәк булачак.
Хуҗалык җитәкчесе ындыр табагында ашлыкны тиешенчә эшкәртеп амбарларга озатып торган Сергей Филиппов, Артем Кудряшов һәм Минсабир Фәйзетдиновның куйган хезмәтеннән бик канәгать. Аеруча җәйге кызу чорда хуҗалыкка теләп ярдәм иткән Чистайдагы совхоз-техникумда укучы Дмитрий Фроловны мактый. Өлкәннәрдән калышмыйча эшләгән егеткә рәхмәт белдергән.
Хуҗалыкта киләсе ел уңышына тотрыклы нигез салу турында да алдан ук чара күргәннәр. Мәсәлән, 170 гектарда чәчелгән көзге бодай басуын МТЗ-1221 тракторы белән Сергей Кудряшов әзерләгән. Туфракка яхшы сортлы чәчүлек орлык иңдерелгән. Дөрес, ул вакытта туфракта дым азрак иде, бу исә механизаторлар күңелендә беркадәр шик тә уятты. Әмма соңгы көннәрдә явып узган яңгырларның шифасы тими калмас. Һәрхәлдә, хуҗалыкта да шуңа өметләнәләр.
Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалыкта быел ашлыкның тулаем җыемы якынча 1500 тонна тәшкил итә. Аның бер өлешен ашлык тапшыру предприятиесенә төяп озатканнар, үз кирәкләренә тотарга, сатарга да җитәрлек. Әлбәттә, коллективның киләчәге турыдан-туры авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең ничек куелачагына бәйле булачак. Көнне-төнгә ялгап, басуда ашлык үстергән игенчеләр тотылган чыгымнарны кире кайтара алырмы? Монысын инде вакыт үзе күрсәтер.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев